Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайдан – призлар белән!

"Таткоммунэнерго" производство берләшмәсе җәмгыяте призына самбо буенча IIIнче республика турнирыннан яшь көрәшчеләребез гомумкоманда кубогы, бер алтын, бер көмеш, дүрт бронза медальләр һәм акчалата призлар алып кайттылар.

Татарстан, Самара, Тольятти һәм Ульяновскидан килгән 17 команданың 150 гә якын самбочысы әлеге предприятиенең шактый саллы призлары өчен көч сынаштылар. Шунысы куанычлы, бу юлы да Владимир Борюшкинның шәкертләре бәйгегә яхшы әзерләнүләрен күрсәттеләр һәм җиңү өчен көрәштә бары тик турнир хуҗаларына гына оттырып, икенче урынга лаек булдылар.
Җиңүгә беренче чиратта Данила Вихлянский үзеннән күп өлеш кертте. Ул 1996-1997 елларда туган спортчылар арасында 60 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынга чыкты. Моның өчен аңа кубок, медаль һәм 2,5 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Данила "Иң яхшы алым" номинациясендә тагын 3 мең сумга лаек булды. Көндәшен бирелдерү өчен спортчыга нибары 14 секунд вакыт та җитте. Данила Вихлянскийга шулай ук Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы да тапшырылды.
Шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Анастасия Волкова да әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Җаваплы ярышта беренче генә катнашса да, ул 1997 нче елда туган кызлар арасында 58 килограммга кадәрле авырлыкта билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Гөлназ Латыйповага гына оттырып, икенче урынны алды. Кубок, медаль һәм диплом белән бергә, спортчыга 1700 сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.
Яшьтәшләре арасында өченче урынны алган Кирилл Борюшкин (Болгардагы 2нче мәктәп, 2002-2003 ел, 75 килограммнан авыррак), Екатерина Клещева (Болгардагы 2нче мәктәп, 2000-2002 ел, 56 килограммга кадәр), Арина Филюшина һәм Русалина Хәйруллина (Полянка, 2000-2002 ел, 56 һәм 48 килограмм авырлыкта) да мактауга гына лаек. Аларга да кубоклар, медальләр, дипломнар һәм 900 сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. 63 килограммлы авырлыктагы Кириллга 75 килограммнан авыррак көндәшенә каршы тору бер дә җиңел булмады.
Шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Искәндәр Гәрәев тә сынатмаска тырышты. 2003-2004 елларда туган малайлар арасында 35 килограмм авырлыкта 44 яшь спортчы көч сынашты. Җиде очрашуда җиңеп, бары тик икесендә генә оттырды ул һәм 5-6 нчы урыннарны алды. Родион Виноградов белән Тимур Бабинец та спортта үзләрен күрсәтергә өлгерделәр.
Спортчыларыбыз инде башка ярышларга әзерләнә башладылар. Мәсәлән, Данила Вихлянский 23-24 гыйнварда Киров шәһәрендә дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев