“Ялкын” журналының яңа санын тәкъдимитәргә бер миллион язылучысы булган танылган блогер килде
Татар блогерлары кичәдә катнашучыларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.
Кичә “Татмедиа”ның әдәби кафесында “Ялкын” журналының гыйнвар саны белән таныштырдылар. Тантанада бер миллион язылучысы булган татар блогерлары да катнашты.
YouTube хостингында “Хижина музыканта” каналын алып баручы блогер Раил Арсланов Инстаграм, Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып күрсәтте. Блогер фикеренчә, YouTube каналын алып бару шактый катлаулы. “Социаль челтәрләрнең төп таләбе – даимилек, кызыклы, игътибарны җәлеп итә торган сыйфатлы контент”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
“Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күбесенчә күңел ачуга гына корылган. YouTube хостингында исә төрле мастер-класслар, өйрәтүне күздә тоткан видеолар тәкъдим ителә. Соңгысында әле акчаны да күбрәк түлиләр. Баштарак алты айга өч мең алган булсам, аннары акчаны ай саен түли башладылар”, –дип тә мисал китерде Раил Арсланов.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Ялкын”ның яңа санында блогердан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Аның сурәтен журнал тышлыгында бастырганнар. “Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә биреп карарга булдык. Яңа санда урын алган Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы класс укучысы Алия Мөхәммәткәримова белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итәбез. Алия рәсемнәрне бик матур ясый, аның осталыгына сокланмый мөмкин түгел”, – диде “Ялкын” журналы мөхәррире Илназ Фазуллин.
“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков үзенең чыгышында балалар журналы аудиториясен яшьләр тәшкил итүен билгеләп узды. “Әгәр без туган телебездә яңа проектлар тәкъдим итеп, балаларны кызыксындыра алабыз икән, димәк, киләчәгебез өметле”, – диде ул.
Кичәгә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары да килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев