Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Спас районында ниләр булган?

Тәртип бозулар кимеми Дәүләт автоинспекторлары белән полиция хезмәткәрләре уздырган бердәм рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның утыз ике очрагы теркәлгән. Документларны тикшергән вакытта, мәсәлән, өч шоферның транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткәнлеге ачыкланган. Суд карары нигезендә, шоферларның икесе ел ярымга идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, өстәвенә, һәркайсына 30 мең...

Тәртип бозулар кимеми

Дәүләт автоинспекторлары белән полиция хезмәткәрләре уздырган бердәм рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның утыз ике очрагы теркәлгән.

Документларны тикшергән вакытта, мәсәлән, өч шоферның транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткәнлеге ачыкланган. Суд карары нигезендә, шоферларның икесе ел ярымга идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, өстәвенә, һәркайсына 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк. Тәртип бозучыларның берсенә административ арест рәвешендә җәза бирелгән һәм ул 15 тәүлеккә тикшерү изоляторында ябып тотылачак. Мотоцикл белән таныклыклары булмаган килеш идарә иткән ике егеткә дә суд каршында җавап тотарга туры киләчәк.

Шоферларның күбесе тизлек режимы таләпләрен үтәмәгән, транспорт чарасы белән иминлек каешын эләктермичә генә идарә иткән. Иминиятләштермәгән транспорт руле артына утырып чыгучылар да бар. Документларсыз идарә иткән берничә йөртүчегә дә штрафлар салынган.

Вакытында түләгез

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм моның өчен штрафны вакытында түләмәгән дүрт шоферга тиешле җәза биреләчәк.

Кагыйдәләрне бозганнан соң ике айга якын вакыт үтсә дә, гаеплеләр тиешле сумманы кассага илтеп түләргә "онытканнар" булса кирәк. Хәзер инде РФ Административ хокук тәртибен бозулар кодексының "Административ җәзаларны үтәүдән баш тарту" турындагы маддәсе нигезендә, аларга икеләтә күләмдә штраф салынырга яки 15 тәүлеклек административ арест янарга мөмкин. Монысын инде суд хәл итәчәк.

Үзенә бәла тапкан

Коминтернда яшәүче олырак яшьтәге ир-ат балалар квадрациклында йөреп килергә уйлаган. Бәла аяк астында гына йөри, дип юкка әйтмиләр шул.

Әлеге транспорт чарасын авылдагы балаларга шәһәр кешесе алып кайткан. Беренче булып бабайның әйләнеп киләсе килгән. Балалар уенчыгы гына саналса да, кинәт газны арттыруга квадрацикл әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә бабайның аягы сына, кул-битләре сыдырылып чыга.

Телефоннан җилләр

искән...

Борынгы Болгардагы "Туган тел" палатка шәһәрендәге вожатыйның 20 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаганнар.

Кыйммәтле аппаратның юкка чыгуын ул безнең шәһәрдән китеп барганда гына абайлап алган. Бу хакта шунда ук полициягә хәбәр иткән.

Телефон урлаучыларны хәзер полиция хезмәткәрләре эзли.

Эчсәң - өеңдә утыр!

Узган ярты елда полиция хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен бозган 230 кешене административ җаваплылыкка тарткан.

Россия Федерациясе Административ хокук тәртибен бозулар кодексының 20.21 маддәсе ("Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрү") нигезендә тәртип бозучыларга бишәр йөз сум күләмендә штраф салынган. Әмма моннан барысы да тиешле сабак алмаган: кайберәүләрен исерек килеш берничә тапкыр тоткарлаганнар.

фото http://www.1gai.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев