Спас районы Ямбакты авылы буасында ир-ат батып үлгән
Фаҗигага ир-атның салмыш булуы гаепле, дип фаразлана.
7 августта Спас районы Ямбакты авылы буасында фаҗига була. Төнге бердә коткару хезмәтенә илле яшьлек ир-атның батуы турында хәбәр итәләр.
Коткаручылар фаҗига урынына бик тиз килеп җитсә дә, чакырылган водолазлар батып үлүченең мәетен көндез генә табып алалар. Ир-атның гәүдәсе ярдан 70 метр ераклыкта табыла. Мәетне хокук саклау органы вәкилләренә тапшыралар.
Фаразлар буенча, фаҗигага ир-атның суга салмыш керүе сәбәпче булган. Билгеләп үтелгәнчә, буа су керү өчен яраклы түгел, дип санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев