Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сәбәбе төрле булса да, нәтиҗәсе бер

    Узган атнада районда ике янгын чыкты.

    Шәһәрнең Мир урамында торак йортка эчтән ут каба. Янгын сүндерүчеләр сүзенә караганда, янгын ут төртү аркасында килеп чыгарга мөмкин: кемдер тәрәзәне кирпеч белән ватып, бүлмәгә тиз кабынып китә торган сыекча салынган шешә ташлаган. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җиткәнлектән, зур зыян килмәгән. Өйдә ул чакта кешеләр булмаган.

    Ә Кожаевкадагы шәхси йортның ишек алдындагы мунчасы яна башлый. Дөрес эшләнмәгән төтен юлыннан ут чаткылар мунча эченә эләккән. Мунчаның диварлары һәм түбәсенә җитди зыян килгән, хәзер ул шактый ремонт таләп итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: