Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сакланганны саклармын дигән

    Узган атнада шәһәрдә биш авария килеп чыкты. Вертынская һәм Базар урамнары кисешкән чатта урам йөрү кагыйдәләрен бозганлыктан, ике машина бер-берсенә юл бирмәгән. Пионер урамында ике авария теркәлгән. Беренче очракта автосөючеләр тиешенчә маневр ясарга өлгермәгән һәм нәтиҗәдә бер-берсенә килеп бәрелгән. Икенче очракта машина йөртүчеләрнең берсе машиналар арасында тиешле ара калдырмаган. Назаровлар...

    Узган атнада шәһәрдә биш авария килеп чыкты.
    Вертынская һәм Базар урамнары кисешкән чатта урам йөрү кагыйдәләрен бозганлыктан, ике машина бер-берсенә юл бирмәгән.
    Пионер урамында ике авария теркәлгән. Беренче очракта автосөючеләр тиешенчә маневр ясарга өлгермәгән һәм нәтиҗәдә бер-берсенә килеп бәрелгән.
    Икенче очракта машина йөртүчеләрнең берсе машиналар арасында тиешле ара калдырмаган.
    Назаровлар урамында да юл йөрү кагыйдәләрен белмәү аркасында ике авария килеп чыккан. Берсе машиналар арасында дистанция калырга тиешлеген онытып, икенче машинаның артына килеп бәрелгән. Икенче кеше исә машиналар куя торган урыннан дөрес итеп чыга алмаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: