Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Сак булырга кирәк

Узган атнада район юлларында берничә фаҗига булган. Болгар - Ульяновск юлыннан хәрәкәт иткәндә, микроавтобус белән идарә итүче шофер тизлекне арттырып каршы як полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Нәтиҗәдә ике пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Болгар - Казан юлыннан хәрәкәт итүче йөк машинасы шоферы да идарә итүне югалту...

Узган атнада район юлларында берничә фаҗига булган.
Болгар - Ульяновск юлыннан хәрәкәт иткәндә, микроавтобус белән идарә итүче шофер тизлекне арттырып каршы як полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Нәтиҗәдә ике пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Болгар - Казан юлыннан хәрәкәт итүче йөк машинасы шоферы да идарә итүне югалту сәбәпле, юл читенә төшеп капланган. Бәхетләре булгандыр инде, аның үзенә һәм пассажирларга зыян килмәгән.
Шәһәрнең Ленин - Лихачев урамнары кисешкән чатта берьюлы ике юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Беренче очракта, борылучы машина төп трассадан килүче машинага юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә ике транспорт чарасына да җитди зыян килә. Икенче очракта исә машина йөртүче тиешле дистанцияне сакламау аркасында, алдагы машинага килеп бәрелә.
Бураково авылы янында тракторчы электр баганасын бәрдереп аударган. Антоновкада игътибарсыз шофер бозауны бәрдергән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев