Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Руль артында йоклап киткән

    Танкеевка янындагы машина юлында сишәмбе көнне ике авария була. Ульяновск ягыннан килүче бензовоз йөртүче руль артында йоклап киткән. Нәтиҗәдә машина берничә юл баганасын аударып, юл читенә төшеп капланган. Аның артыннан килүче авыр йөк машина хуҗасы ярдәм итәргә була. Тик ул якындагы борылышта әйләнү өчен маневр ясаганда, аңа каршы як юнәлештә...

    Танкеевка янындагы машина юлында сишәмбе көнне ике авария була.
    Ульяновск ягыннан килүче бензовоз йөртүче руль артында йоклап киткән. Нәтиҗәдә машина берничә юл баганасын аударып, юл читенә төшеп капланган.
    Аның артыннан килүче авыр йөк машина хуҗасы ярдәм итәргә була. Тик ул якындагы борылышта әйләнү өчен маневр ясаганда, аңа каршы як юнәлештә килүче машина килеп бәрелгән. Бәхеткә, транспорт чарасы хуҗаларының берсе дә зыян күрмәгән. Ә менә техникага капиталь ремонт ясарга кирәк булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: