Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Мондый ата-ана буламы?

Суд карары белән узган ел унбер гаиләдә ата-ана балалар тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителде. Аларның барысы да ата-ана бурычын үтәүдән читләшкәннәр. Район прокуроры Дамир Яфизов сүзләренә караганда, Танкеевкадагы ике балалы гаилә шундый аяныч хәлдә калган. Унбер һәм унбиш яшьлек ике кыз бала туганнан бирле әбисе карамагында яшиләр, ә ата-аналары шул ук...

Суд карары белән узган ел унбер гаиләдә ата-ана балалар тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителде.
Аларның барысы да ата-ана бурычын үтәүдән читләшкәннәр. Район прокуроры Дамир Яфизов сүзләренә караганда, Танкеевкадагы ике балалы гаилә шундый аяныч хәлдә калган. Унбер һәм унбиш яшьлек ике кыз бала туганнан бирле әбисе карамагында яшиләр, ә ата-аналары шул ук авылда балаларыннан аерым торган. Кызларының язмышы белән кызыксынмыйча, акчалата ярдәм итәргә дә ашыкмаганнар. Шуның өстенә эчәргә яратканнар, нигездә җәй көне генә эшләгәннәр (көтү көткәннәр).
Авыл җирлеге башкарма комитетыннан алынган гариза нигезендә, гаилә берничә ел буе учет һәм попечительлек бүлегендә исәптә торган. Кызларның әти-әнисе белән тәрбия эше алып барырга тырышканнар. Әниләрен берничә тапкыр балигъ булмаганнар эше комиссиясе утырышына чакырсалар да, ул моңа игътибар бирмәгән. ТР Эчке эшләр министрлыгы Спас районы бүлеге мәгълүматлары буенча, бу гамьсез ананы РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартканнар (балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү).
2011 елның мартында кызларның әти-әнисе Ульяновскига чыгып киткәннәр. Шуннан бирле аларның кая булуы билгеле түгел, хәбәрләре дә юк. Әтиләре исә 2012 елның октябрь аеннан хәбәрсез югалган булып санала, ул федераль эзләүгә бирелгән.
Кызлар турында кайгырту хәзер тулысынча әбисенең җилкәсенә төшкән. Акчалата аларга абыйлары гына ярдәм итә. Кыенлыкларга карамастан, әбиләре йорт-җирне, бакчаны яхшы итеп карап тора. Тормышлары җитеш, иң мөһиме - гаиләдә җылы, туганнарча мөгамәлә саклана. Суд утырышы барышында моны кызлар да расладылар.
Барлык шартларны исәпкә алып, суд балаларның әти-әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә карар бирде. Районның опека һәм попечительләр советы катнашында кызларның язмышы хәл ителде - алар гаиләдә, әбиләре янында калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев