Краснослабодский авылы янәшәсендәге басуда «ВЗП «Булгар» җәмгыятенең «Акрос» комбайнына ут капкан.
Ашлык суктырганда комбайнның моторы кызып яна башлаган. Дөрес, механизаторлар тиз арада утны сүндереп өлгергән. Шулай да, мотор бүлегендәге 2 квадрат метрга шактый зыян килгән. Экспертлар ашлык уру машинасының ни сәбәпле яна башлавын ачыклый.
Нет комментариев