Вакыйгалар
Кызлар күбрәк туа
Агымдагы ел башыннан районда җитмеш тугыз сабый дөньяга килгән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова билгеләп үткәнчә, бу 2014 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бераз азрак. Яңа туган балалар арасында кызлар күбрәк икән. Балаларга бирелә торган исемнәр арасында Мария, Снежанна, Зарина, Ралина, Матвей, Ислам исемнәре еш очрый. Сирәк бирелә торган...
Агымдагы ел башыннан районда җитмеш тугыз сабый дөньяга килгән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова билгеләп үткәнчә, бу 2014 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бераз азрак. Яңа туган балалар арасында кызлар күбрәк икән. Балаларга бирелә торган исемнәр арасында Мария, Снежанна, Зарина, Ралина, Матвей, Ислам исемнәре еш очрый. Сирәк бирелә торган исемнәр арасында Азизә һәм Әсхәт исемнәрен билгеләп үтәргә була.
Ел башыннан 173 кеше вафат булган (бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә диярлек калган). Утыз тугыз пар быел гаилә корган, бу узган елның шушы чорыннан 11 парга кимрәк.
Фото: http://www.liveinternet.ru/community/rss_xtsarx/post311823010/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев