Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Кыйммәткә төшкән балык

Республикада игълан ителгән "Уылдык" операциясе кысаларында, "Спас" заказнигы инспекторлары алтмыштан артык тәртип бозу очрагын ачыклаган. Утыз җиде очракта гаеплеләргә карата РФ Административ хокук тәртибен бозулар Кодексының 8.39 нчы маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән. Тиешсез урыннан сакланучы территориягә керү һәм Идел елгасы буйлап кечкенә судноларда хәрәкәт итү тыелса да, закон таләпләрен...

Республикада игълан ителгән "Уылдык" операциясе кысаларында, "Спас" заказнигы инспекторлары алтмыштан артык тәртип бозу очрагын ачыклаган.
Утыз җиде очракта гаеплеләргә карата РФ Административ хокук тәртибен бозулар Кодексының 8.39 нчы маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән. Тиешсез урыннан сакланучы территориягә керү һәм Идел елгасы буйлап кечкенә судноларда хәрәкәт итү тыелса да, закон таләпләрен санга сукмаучылар очрый әле. Мондыйларга карата салынган штраф суммасы 111 мең сум тәшкил итә.
Рейдлар барышында инспекторлар судан 24 балык тоту җәтмәсе табып, аларны юк иткән. Ике очракта исә браконьерларны яр буенда тотканнар. Алар китерелгән зыян 18 мең сумга кадәр җиткән. Гаеплеләргә карата җинаять эшләре кузгатылган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X