Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Коры үлән яна…

Узган ялларда коры үләнгә ут кабуның берничә очрагы теркәлгән. Музей-тыюлык территориясендәге мәдәни һәйкәлләрнең берсе тирәсендә шактый мәйданда кипкән үлән яна башлаган. Дөрес, янгынчылар утны тиз арада сүндерәләр, шуңа күрә артык зур зыян килми. Ике очрак Антоновка авылында теркәлгән. Биредә электр подстанциясен янгыннан көч-хәл белән генә саклап калганнар. Авыл кешеләре һәм...

Узган ялларда коры үләнгә ут кабуның берничә очрагы теркәлгән.
Музей-тыюлык территориясендәге мәдәни һәйкәлләрнең берсе тирәсендә шактый мәйданда кипкән үлән яна башлаган. Дөрес, янгынчылар утны тиз арада сүндерәләр, шуңа күрә артык зур зыян килми. Ике очрак Антоновка авылында теркәлгән. Биредә электр подстанциясен янгыннан көч-хәл белән генә саклап калганнар. Авыл кешеләре һәм янгын сүндерүчеләр бригадасы тырышлыгы белән генә тирә-якка таралучы ут телләрен сүндерә алганнар. Шулай ук янгын бригадаларына Екатериновка, Никольск һәм Куралово авылларында яна башлаган үләнне сүндерергә туры килгән. Янгын сүндерүчеләр фикеренчә, әлеге очракларның барысы да җирле халык яки килгән туристларның ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Дәүләт янгын күзәтчелеге үзәге хезмәткәрләре кисәтүенчә, 20 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы көрәш игълан ителде. Бу вакыт арасында көнкүреш калдыклары, төрле чүп-чарны яндыру, табигать кочагына чыгып учак тергезү (махсус булдырылган урыннардан кала) катгый тыела. Күрсәтмәләрне бозган өчен физик затларга 2 дән 4 меңгә, җаваплы кешеләргә -15тән 30 меңгә, юридик затларга 400дән 500 мең сумга кадәр административ штраф салыначак.
Дәүләт янгын күзәтчелеге үзәге хезмәткәрләре янгын чыгуны кисәтү максаты белән авылларга чыгуны да планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев