Көмешкә саткан өчен  җавап бирәчәк
Вакыйгалар

Көмешкә саткан өчен җавап бирәчәк

Полиция хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләрне законсыз сатуның ике очрагын билгеләделәр.

Өйдә спиртлы эчемлекләр сатып ятучыларны оператив чаралар барышында ачыклыйлар. Шулай итеп, Кузнечиха һәм Никольск авылларында яшәүче ике кеше полиция хезмәткәрләренең күз уңаена эләгә. Ике очракта да алардан спиртлы эчемлекләр, алдан фаразлаганча, көмешкә тутырылган шешәләр алына. Шешәләрдә нинди сыекча булуы турында сорауга җавапны экспертиза бирергә тиеш.
Бу кешеләр өчен җәзаны тиздән суд билгеләячәк.

Фото: http://pixabay.com
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев