Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Күңелсез вакыйгалар

Киләчәктә сабак булырмы? Узган ял көннәрендә Дәүләт юл инспекторлары ике кешенең транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүләрен теркәде. "Девятка" белән идарә иткән шәһәрдә яшәүче берәү машина йөртү таныклыгыннан ике атна элек колак каккан булган. Ул туктау турындагы сигналга игътибар итмичә, инспекторлар яныннан тиз генә узып китә, ләкин аны куып...

Киләчәктә сабак булырмы?
Узган ял көннәрендә Дәүләт юл инспекторлары ике кешенең транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүләрен теркәде.
"Девятка" белән идарә иткән шәһәрдә яшәүче берәү машина йөртү таныклыгыннан ике атна элек колак каккан булган. Ул туктау турындагы сигналга игътибар итмичә, инспекторлар яныннан тиз генә узып китә, ләкин аны куып тотарга туры килә. Инспекторлар туктатканда ул пассажир урынына күчеп утырып, машинаны сул кул белән идарә иткән. Кандагы алкогольне тикшертүдән катгый рәвештә баш тартып, ДАИ инспекторларын, машина белән мин идарә итмәдем дип, инандырырга маташа.
Хәзер аны 3,5 елдан алып 4,5 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.
Казанннан килгән "Калина" машинасы инспекторлар күз алдында кюветка төшкән. Ләкин ул инспекторларны, юл хәрәкәтен бозмадым, машина шушы урында гына тора иде дип, ышандырырга тырышкан. Медицина тикшерүе аның исерек булуын күрсәтә.
Без капчыкта ятмый
Кураловода яшәүче бер хатын-кыз танышына кунакка килгәч, аның өч мең сум акчасын урлый.
Моны ни сәбәпле эшләвен ул аңлата алмаган. Ләкин участок инспекторы алдында үз гаебен таныган.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Тагын кибет басканнар
Танкеевка авылы кибетеннән 22 мең сумлык товар урлап чыкканнар.
Кибеткә караклар төн уртасында, ишекне ватып кергәннәр. Хәзер җинаятьчеләрне эзләү бара.
Полиция хезмәткәрләре кибет хуҗаларын кисәтә: мондый фактларны булдырмау өчен , кибетләргә ышанычлы сигнализация, нык ишекләр, тәрәзәләргә рәшәткәләр куярга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X