Безнең район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов Мәскәүдән Египетның Шарм-эль-Шейх шәһәренә очучы самолеттагы бер кешенең гомерен коткарып кала.
Бу турыда Интернет челтәре сайтында урнаштырылган язмадан билгеле булды. Очыш вакытында ашап утырганда бер пассажирның хәле авырлаша: тыны буылып, зәңгәрләнә башлый. Бу минутта, шушы ук рейста булган Егор Игоревич алтмыш алты яшьлек иргә ярдәм итәргә тотына. Егерме минут буе ул аңа ясалма сулыш алдыра һәм йөрәгенә массаж ясый. Нәтиҗәдә йөрәге эшли башлый, ләкин ул аңына килми.
Самолет Симферополь аэропортына төшәргә мәҗбүр була, авыруны Украина табибларына тапшыралар.
Егор Игоревичка пассажирлар олы рәхмәт белдерәләр, ләкин ул тыйнак кына, мин бары тик үз бурычымны гына үтәдем, бернинди батырлык күрсәтмәдем, дигән. Чыннан да, мондый хәлдә һәр табиб кеше тормышын коткарып калу өчен үз бурычын намус белән үтәргә тиеш.
Табиблар кайда гына булса да, шул исәптән самолетта да, кирәк булса ярдәмгә ашыгалар. Шушы ук рейста Мәскәүдә үк тагын бер пассажирны самолеттан хастаханәгә озаталар, монда да Егор Игоревич ярдәм итә...
Табиб бурычын ул ахырына кадәр, намус белән башкарган. Егор Игоревичның бу гамәле чиксез мактауга лаек!
Табиб вакытында һәм оста ярдәм күрсәтеп, кеше тормышын саклап кала ала. Әгәр һәр кеше үз бурычын әнә шундый җаваплылык белән башкарса, тормышта бик күп фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин. Ни кызганыч, күп вакыт моның киресе күзәтелә.
Табибыбыз Егор Игоревичның югары профессиналь осталыгы аны белүчеләрдә, әлбәттә, горурлык хисләре уяткандыр, дип ышанабыз. Аңа киләчәк эшендә зур уңышлар, иминлек һәм нык сәламәтлек телибез.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев