Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

“Алтын” балык...

Быел балыкларның уылдык чәчү чорында законсыз рәвештә балык тотучыларга карата прокуратура унбиш җинаять эше кузгатты. Аларның уникесенә карата суд тиешле карар чыгарган. Район прокуроры Дамир Яфизов әйтүенчә, барлык җинаятьләр бер-берсенә охшаш, ә закон бозучылар, кагыйдә буларак, эшсезләр һәм утырып чыккан кешеләр.

Шәһәрдә яшәүче Г.Дмитрий үз гамәлләре белән су ресурсларына бигрәк тә зур зыян китерә. Аны иртә белән Ржавец авылы янында "Спас" дәүләт заказнигы территориясендә көймәдән җиргә балык бушатканда тоталар. Тикшергән вакытта аның янында тыелган балык тоту коралы - җитмеш метр озынлыкта, бер метрдан артык киңлектә ятьмә һәм шактый күп балык табып алалар. Балыкларның күбесе икралы була. Табигатькә барлыгы 32600 сумлык зыян китерелә.

Бу кешенең уылдык чәчмәү чорына балык тотуга рөхсәте булмый. Үз гаебен ул тулысынча таныды. Судта ул РФ Җинаятьләр кодексының 256нчы маддәсе буенча гаепле дип табылды (аеруча нык саклана торган территориядә тыелган корал белән законсыз балык тоту). Шуның нигезендә аңа 5 мең сум штраф салынды. Моннан башка, Татарстан республикасы Экология фонды файдасына тотылган балык суммасы күләмендә акча түләргә тиеш.

Әлбәттә, бу кешегә каты җәза бирелде һәм киләчәктә бәлки балыкка барганчы ныклап уйлар. Ни кызганыч, мондый хәлләр кабатланып тора һәм кешегә ул сабак булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф уылдык чәчү Район прокуроры