Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Алдана күрмәгез

Узган ял көннәрендә шәһәрдә яшәүче алты кеше мошенникларның гамәлләре турында гариза биргәннәр. Соңрак ачыкланганча, аларның йорт телефоннарына билгесез кешеләр чылтыраткан. Алар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштырып, туганнарына - оныкларына, улларына һәм кызларына карата ачылган җинаять эшендә ярдәм итә алулары турында әйткәннәр. Аларның хезмәтләре өчен кәрәзле телефон номерына утыз мең сумнан...

Узган ял көннәрендә шәһәрдә яшәүче алты кеше мошенникларның гамәлләре турында гариза биргәннәр.
Соңрак ачыкланганча, аларның йорт телефоннарына билгесез кешеләр чылтыраткан. Алар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштырып, туганнарына - оныкларына, улларына һәм кызларына карата ачылган җинаять эшендә ярдәм итә алулары турында әйткәннәр. Аларның хезмәтләре өчен кәрәзле телефон номерына утыз мең сумнан кырык мең сумга кадәр акча күчерергә кирәк булган. Бәхеткә, кешеләрнең берсе дә бу кармакка эләкмәгән.
Кагыйдә буларак, мошенниклар үз корбаннары итеп өлкән яшьтәге, кешеләргә ышанучан кешеләрне сайлыйлар. Ә бит мондый мошенниклар турында бөтен кеше дә полициягә хәбәр итмәска мөмкин.
Хәзерге вакытта мошенниклык фактлары буенча оператив-эзләү эшләре бара. Әлегә телефоннан Самара өлкәсендә теркәлгән номерлардан чылтыратулары билгеле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев