Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җирләренә мониторинг нәтиҗәләре”

Җир элек-электән бәһаләп бетермәслек иң зур байлыкларның берсе саналды, әмма җирнең кадерен беләбезме, аннан һәрвакыт тиешенчә файдаланабызмы?

Мониторинг нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, 54,5 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре максатчан файдаланылмый, бу 2012 ел белән чагыштырганда 27,3 процентка кимрәк. Республикабызда авыл хуҗалыгы җирләре шактый зур мәйданнар били, соңгы елларда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе авыл хуҗалыгы җирләренең ничек файдаланылуын ачыклау максатында байтак эшләр алып бара. Әйтик бары тик агымдагы елда гына да безнең инспекторларыбыз Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре территориясендә дәүләт җир күзәтчелеге буенча 18000 нән артык тикшерү үткәрде.

Шулай ук Идарә законсыз карьерлар казуны ачыклау буенча да зур эш алып бара. Бүгенге көндә, мәсәлән, законсыз 250 карьер казылуы билгеле, 52 карьер буенча рекультивация үткәрелде. Башка карьерларга карата прокуратура эш алып бара. Прокуратура милек хуҗаларына карата рекультивация үткәрү турында дәгъва белән судларга мөрәҗәгать итә, җир турындагы закон бозылган очракта кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирә. Законсыз карьера казу очраклары ачыкланганда штрафлар рәвешендә административ җәза билгеләнә, җир турындагы закон бозуларны бетерү өчен тиешле күрсәтмәләр бирелә.

Әгәр кешеләр яки оешмалар җир биләмәләреннән җир турындагы закон таләпләрен бозып файдалануны дәвам итсәләр, мондыйларга карата эш кузгатыла һәм соңыннан җир биләмәләрен мәҗбүри рәвештә кире алу турында суд органнарына дәгъва җибәрү өчен башкарма власть органнарына юллана.

Шунысын әйтергә кирәк, безнең хезмәт киләчәктә дә юридик һәм шулай ук физик затлар тарафыннан җир турындагы законның ничек үтәлешен ачыклау максаты белән планлы тикшерүләрне еш уздырып торачак. Безнең алга беренче чиратта дәүләт җир күзәтчелеге буенча дәүләт функцияләрен үтәүнең сыйфатын тагын да яхшырту бурычы куелган. Бездә котырып алабута, кычыткан һәм шайтан таягы үсә торган авыл хуҗалыгы җирләре булмаска тиеш. Файдаланылмаучы җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертергә, законсыз карьер казуларга юл куйдырмаска кирәк.

Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәтиҗәләр авыл хуҗалыгы җирләре мониторинг