Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заманча техника ярдәмендә

Район игенчеләре күпьеллык үлән һәм көзге культура мәйданнарын тукландыру эшен тулы көчкә алып баралар, дым каплаталар, чәчүлек орлыгы хәзерлиләр. Көзге культураларны тукландыру эше тәмамланып килә. Барлык мәйданның 85 проценты өстәмә тукландырылды (район буенча көзге культуралар 18,6 мең гектарны алып тора). Республика буенча бу алтынчы урын. Мондый күрсәткечләргә заманча техникадан файдалану...

Район игенчеләре күпьеллык үлән һәм көзге культура мәйданнарын тукландыру эшен тулы көчкә алып баралар, дым каплаталар, чәчүлек орлыгы хәзерлиләр.
Көзге культураларны тукландыру эше тәмамланып килә. Барлык мәйданның 85 проценты өстәмә тукландырылды (район буенча көзге культуралар 18,6 мең гектарны алып тора). Республика буенча бу алтынчы урын. Мондый күрсәткечләргә заманча техникадан файдалану аркасында ирештеләр. "Болгар" Востокзернопродукт" җәмгыяте ике самолет ярдәмендә тукландыру эшләре алып барды, "Болгар Арыш" җәмгыятендә үзйөрешле өч "Туман" агрегаты эшләде, ике агрегат белән "Хузангай" хуҗалыгы, бер- Александр Планин крестьян-фермер хуҗалыгы, шундый ук "Рубин" агрегаты белән Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгында минераль ашламалар тараттылар. "Болгар" Востокзернопродукт" җәмгыяте - 6258 гектар мәйданда, Мөхәммәтов хуҗалыгы - 565 гектар, Планин хуҗалыгы 530 гектар җиргә ашлама керттеләр.
Бүгенге көнгә 11,6 мең гектар күпьеллык үлән мәйданнарының 7 мең гектарында тукландыру үткәрелде һәм тырмаланды, шулай ук көзге культураларның 2,6 мең гектары тырмаланды. Дым каплату буенча да эшләр тулы көчкә алып барыла. Көн саен 2,5-3 мең гектар мәйданда тырмалау үткәрелә.
Игенчеләр шулай ук орлыкларны чәчүгә әзерлиләр: 6,3 мең тонна орлыкның 2,1 мең тоннасы инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев