Үткән дүшәмбе көнне район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш эшендә авыл җирлеге башлыклары, шәһәр оешмасы җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм башка кешеләр катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге коррупциягә каршы тору буенча координация эше комиссиясе утырышы нәтиҗәләре турында коррупциягә каршы тору буенча район...
Үткән дүшәмбе көнне район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш эшендә авыл җирлеге башлыклары, шәһәр оешмасы җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм башка кешеләр катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге коррупциягә каршы тору буенча координация эше комиссиясе утырышы нәтиҗәләре турында коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе Евгений Купоросов сөйләде. Ул Республика Президентының әлеге Комиссиянең беренче чираттагы бурычларын төгәл билгеләвен әйтте, бу бурычлар бөтен Россия территориясендә РФ Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору Советы карарларын үтәүне тәэмин итүдән гыйбарәт.
Узган еллар эчендә Совет эшчәнлеге коррупциягә каршы тору сәясәтен тормышка ашыру, дәүләт идарәсенең ачыклыгын тәэмин итү, контроль эшчәнлеге һәм статистика учетларында тәртип урнаштыру, бюджет чараларын һәм дәүләт милкен, аеруча җирдән файдаланганда хокук бозу очракларын профилактикалауга юнәлдерелгән. Соңгы ел ярым эчендә генә коррупциягә каршы законнарны бозган өчен дәүләт урыннарында эшләүче 15 кеше җавапка тартылган. Ел саен коррупция җинаятьләре өчен 250ләп кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Прокуратура органнары һәм башка структуралар тарафыннан коррупциягә каршы закон бозуның 5 мең очрагы ачыклана.
Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль объектларда тәрбияләнүчеләрне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады. Ул кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, анда аерым кимчелекләр табылган.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова, үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Римма Байрамян бу чыгышка өстәмәләр кертеп, торгиларны дөрес үткәрергә, азык-төлек белән тәэмин итү, аларның сыйфаты турында килешүләрен дөрес төзергә кирәклеген билгеләп үттеләр.
Утырышта сүз шулай ук файдалы казылмалар эзләгәндә, урман фонды һәм су объектлары урнашкан җир участокларын файдаланганда хокук бозуларны туктату һәм профилактикалау турында сүз барды. Бу турыда җир һәм милек хокуклары палатасы җитәкчесе Равил Галәветдинов сөйләде.
Утырыш ахырында тиешле карарлар кабул ителде. Эшкә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады, ул хокук бозулар өчен җәзаның тагын да кырысланачагын, шунлыктан һәрвакыт закон таләпләренә нигезләнеп эш итәргә кирәклеген ассызыклады.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев