Безнең шәһәрдә "Болгарнефтепродукт" җәмгыяте филиалының 20нче автозаправка станциясе ачылуына күптән түгел кырык ел тулды. Быел заправкага бик әйбәт заманча реконструкция үткәрелде һәм хәзер ул кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора.
Исегезгә төшерәбез, шәһәргә керү юлында урнашкан бу заправка ачылган вакытта анда бары тик сигез генә колонка эшләде. Ул елларда район буенча автомобильләр саны да исәпле генә иде, шуңа күрә бу кадәре дә җитеп торды. Ул елларда күбесенчә түбән маркалы - А-66, А-72, А-76 бензин кулланылуын күпләр белеп тә бетермидер. Хәзер исә халык арасында АИ-92, АИ-95 кебек югары октанлы маркалар киң таралган.

Вакыт узган саен, тормыш шартларыбыз да үзгәрә, шуңа күрә автозаправка станциясенең эше дә элеккедән күпкә үзгәрде. Вак-төяк ремонт эшләре үткәрелеп торды, ләкин тулы реконструкция ике генә тапкыр - 2000 елда һәм быел булды. Соңгы реконструкция барышында станциянең тышкы халәтенә дә, технология процессына да үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, дүрт яңа электрон-ягулык салу колонкасы куелды. Хәзер машина хуҗалары тимер атларына бензинны үзләре теләгән суммага сала ала. Бер үк вакытта сигез машина төрле маркадагы ягулык салырга мөмкин.
Автозаправкада шулай ук 250 тонна сыйдырышлы яңа резервуар паркы ясалган. Бөтен заманча таләпләрне күздә тотып, чистарту җайланмалары җиһазландырылган, килү юллары ясалган, станция хәзер бик яхшы яктыртыла. Ә автозаправка бинасының тышы да, эче дә яхшы якка үзгәргән.
Клиентларга дүрт оператор хезмәт күрсәтә. Татьяна Горохцева белән Светлана Бердникованы бу дус коллективның ветераннары дип әйтергә була. Татьяна Михайловна монда эшкә 1989 елда килгән, ә Светлана Александровна инде егерме сигез ел хезмәт куя. Үз бурычларын намус белән башкарганга күрә, берничә тапкыр җитәкчелек тарафыннан бүләкләнгәннәр. Коллективта да алар лаеклы хөрмәт казанган.

Александр Пронягин да монда заправка ачылганнан бирле эшли. Хәзер ул башка объектларның эше өчен дә җавап бирүче АЗС мастеры. Аның карамагында тагын Ульяновск өлкәсендәге ике заправка, Мартышачи посёлогы һәм Базарлы Матакта урнашкан заправкалар. Ул ягулык кабул итүне контрольдә тота, учёт эшләрен алып бара, җиһазларның тәртиптә булуы өчен җавап бирә. Кирәге чыкса, Александр аны ремонтлау эшендә дә катнаша, слесарьларга ярдәм итә. Үз эшенә җаваплы караган, теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп үти торган бу кеше хезмәттәшләре арасында да абруй казанган.
Бензовоз йөртүчеләрнең тырыш хезмәтеннән башка да заправканың тоткарсыз эшен күз алдына китереп булмый. Борис Шмалин монда инде ундүрт ел хезмәт куя. Безнең районга бензинны күбесенчә Түбән Каманың "ТАИФ" нефть эшкәртү заводыннан алып кайталар. Машина йөртүчеләргә атнага дүртәр рейс ясарга туры килсә дә, алар йөкне һәрвакыт үз вакытында алып кайталар.
Хәзерге вакытта Мартышачи янында урнашкан автозаправкага реконструкция ясала.
Рәсемнәрдә: автозаправка станциясе; (сулдан уңга) А. Пронягин, Т. Горохцева; Б. Шмалин.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев