Җәмгыять
Йолдызчыкларыбыз сынатмый
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең XIII ачык телевизион яшьләр фестивалендә катнашучылар район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар.
Бу концерт районыбызның яшь талантларга бай булуын тагын бер тапкыр раслады. Тамашачыларга җырларын Дарья Зуйкова, Мария Чегодаева, Ксения Колчина, Дарья Чудакова, Камилла Вафина, Вероника Артюшина, Анна Романова, Гөлинә Хаҗибуллина, Дмитрий...
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең XIII ачык телевизион яшьләр фестивалендә катнашучылар район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар.
Бу концерт районыбызның яшь талантларга бай булуын тагын бер тапкыр раслады. Тамашачыларга җырларын Дарья Зуйкова, Мария Чегодаева, Ксения Колчина, Дарья Чудакова, Камилла Вафина, Вероника Артюшина, Анна Романова, Гөлинә Хаҗибуллина, Дмитрий Шеронов һәм башкалар бүләк итте. Полина Рыбакова, Мәдинә Абдуллина һәм Динара Мингалиева башкаруында акробатик номерлар да беркемне битараф калдырмады. Бәйрәмдә катнашучыларга һәм аларның остазларына диплом һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Район башлыгы яшь артистларга чыгышылары өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Рәсемдә: фестивальда катнашучылар концертның соңгы этабында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев