Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җылы тәэсир калдырды

    Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район инвалидлар җәмгыяте активы район җитәкчелеге белән очрашты.

    Очрашуда шулай ук җәмәгатьчелек, социаль хезмәт һәм башка ведомство вәкилләре дә катнашты. Җәмгыять башкарган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде. Район власте вәкилләре белән очрашу һәркем күңелендә бары җылы хисләр генә калдырды. Район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаганнан соң, инвалидлар җәмгыяте эшенә югары бәя бирде.
    - Тормыш сынауларына бирешмичә яшәүче бу кешеләр зур ихтыяр көченә ия, алар беркайчан сынатмыйлар, җәмгыять тормышында актив катнашалар, - дип ассызыклады ул һәм аларның һәркайсына сабырлык, күңел күтәренкелеге, имин тормыш теләде.
    Инвалидлар җәмгыяте президиумы рәисе Татьяна Егорова ярдәм күрсәтүләре, игътибарлы булулары өчен район җитәкчеләренә рәхмәт әйтте, берочтан кайбер борчыган проблемаларга да тукталды. Очрашуда катнашучыларга шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, ветераннар советы рәисе Михаил Тюленев үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан Ольга Лобанова, Гүзәл Марянина, Ольга Бурмистрова катнашында әзерләнгән концерт карадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: