Быел "Олимп" универсаль спорт залында күгәрчен сөючеләр клубы күргәзмә оештырды. Ул шәһәр һәм район халкының, кунакларның игътибарын үзенә җәлеп итте.
Олег Пахомов.
"НЖ".
Күркәм традициягә әверелгән бу чарада катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев котлады. Күргәзмә өченче тапкыр оештырылды. Моннан берничә ел элек күгәрчен сөючеләр үз клубларын булдырдылар, аңа Александр Густов җитәкчелек итә. Күргәзмәгә килүчеләрнең саны ел саен арта. Быел безгә Казан, Әлмәт, Липецк шәһәрләре, Марий Эл республикасыннан кунаклар килде. Алар күгәрченнәр алып килү белән бергә, кирәкле җиһазлар, дарулар һәм күк күгәрченнәрне үрчетү һәм асрау буенча методик белешмәләр сатуны да оештырдылар. Иң мөһиме - күргәзмәдә фикердәшләр очрашты.

- Спас районында күгәрчен үрчетүчеләр чын революция ясадылар дип әйтсәң дә була, - диде РФ спорт күгәрченнәре үрчетү буенча Федерация вице-президенты, Россиянең атказанган күгәрчен үрчетүчесе Виктор Данилов. - Монда кыска вакыт эчендә клуб оештырылды һәм төрле чаралар үткәрелә.
Аларның дәрәҗәсе әлегә бик үк югары булмаса да, аны үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек: монда ел саен ярышлар үткәрелеп, аның призерлары гыйнвар башында республика башкаласында үтә торган ярышларда катнашу хокукы алалар.
Виктор Александрович үзе күгәрченнәр белән туганнан бирле мавыга, дип әйтсәң дә була. Хәзер ул Казан исеменнән төрле югары дәрәҗәдә үткәрелә торган бәйгеләрдә чыгыш ясап, уңышларга ирешә. Мәсәлән, Германиядә элемтә күгәрченнәрен үрчетүгә 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән ярышларда алтын медаль яулаган. Бүләкләре арасында Испаниянең "Җиңүгә омтылыш өчен" кубогы да бар. Шуңа күрә аның сүзләре безнең күгәрчен сөючеләр өчен бик мөһим.
Тиздән безнең район вәкилләре дә республика дәрәҗәсендә үткәрелгән ярышларда катнаша алыр дигән өмет бар. Безнең күгәрчен сөючеләр инде берничә ел рәттән күгәрчене озак итеп очу буенча иң яхшы тренерны билгелиләр. Быел җиңүче май, июнь, июль айларында үткәрелгән өч ярыш нәтиҗәсе буенча сайланды. Ярышларда Болгар, Ким, Куралово, районның башка торак пунктларыннан күгәрчен сөючеләр катнашты. Алар шактый югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мәсәлән, җиңүче Сергей Леньковның күгәрченнәре һавада 8 сәгать 10 минут торды (зачетта биш иң яхшы кошның нәтиҗәсе исәпкә алынды).
Икенче һәм өченче урынны Геннадий Михеев һәм Александр Пелагеин күгәрченнәре алды. Күргәзмәдә аларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
Күчмә кубокны быелгы җиңүчегә узган елгы чемпион Евгений Никифоров тапшырды.

Күргәзмәдә катнашучы башка күгәрчен сөючеләр дә бүләксез калмады. Владимир Осинцев (спорт күгәрченнәре), Александр Макас (Казанның панцирьлы һәм зифа кошлары), Сергей Леньков (биектә оча торган Чистай күгәрченнәре), Александр Густов (инглиз типплерлары), Валентин Пелагеин («чистайлылар» һәм «үзбәкләр») дипломнарга ия булдылар. Михаил белән Анатолий Поливаевлар, Николай Шаров та билгеләп үтелделәр, Николай Запасов иң яхшы коллекция өчен махсус бүләк һәм кубок белән бүләкләнде.
Төрле токымдагы кошларның гүзәллегеннән күзләр камашырлык иде. Мондый кызыклы чаралар яшьләрнең дә игътибарын җәлеп итәргә тиеш, дип билгеләп үтте Александр Густов. Күгәрчен сөючеләр туплаган бай тәҗрибәне үсеп килүче буынга тапшырырга кирәк.
Рәсемнәрдә: В. Осинцев; В. Данилов; күгәрчен сөючеләр конкурсы призерлары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев