Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын сүндерүчеләр ярышты

Узган җомга көнне безнең районда Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре арасында республика ярышының финал өлеше булды. Көч һәм осталыкны күрсәтү бәйгесендә республиканың 13 районы вәкиле - барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Аларны район башлыгы Камил Нугаев, Россия МЧСы ТР буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен...

Узган җомга көнне безнең районда Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре арасында республика ярышының финал өлеше булды.
Көч һәм осталыкны күрсәтү бәйгесендә республиканың 13 районы вәкиле - барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Аларны район башлыгы Камил Нугаев, Россия МЧСы ТР буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрүне оештыру идарәсе җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев, отставкадагы эчке хезмәт майоры Владимир Выборнов сәламләде.
- Бүгенге көндә янгын сүндерүчеләр сафында торган кешеләр куркыныч, әмма бик кирәк эшне башкаралар, - дип билгеләп үтте ветеран. - Янгыннарны сүндергәндә, чиктән тыш хәлләрдә чын батырлык күрсәтеп, халык милкен, кешеләрнең тормышын коткарып калалар. Алар олы хөрмәткә лаек...
Ярышлар берничә этапта үткәрелде. Командаларга янгын сүндерү өчен махсус киемнәрне мөмкин булганча тизрәк киеп, янгын сүндерү шлангларын транспорттан бушатырга һәм төяргә, аларны таратырга, брандспойттан махсус мишеньнәргә тидерергә кирәк булды. Көрәш бик киеренке барды. Тамашачылар - мәктәп укучылары, шәһәр предприятиесе җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, муниципаль ДЕПО вәкилләре командалар өчен җан атып, аларга көч биреп торды.
Нәтиҗәдә Нократ Аланы (Түбән Кама районы) командасы җиңеп чыкты, Югары Ослан һәм Кукмара янгын сүндерүчеләре икенче һәм өченче урынны алдылар. Безнең район командасы призерлардан аз гына калышып, полосада иң әйбәт нәтиҗәне күрсәтсә дә, норматив буенча кирәк булган балларны җыя алмады.
Ярышлардан соң кунаклар Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштылар.
Рәсемнәрдә: безнең районнан ярышларда катнашкан команда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев