Росреестр күчемсез милек объектларына теркәлгән хокуклар турында мәгълүматлар базасына керергә ярдәм итүче "ачкычлар" бирә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тагын бер - "Мәгълүмат ресурсларына запрос" дигән яңа хезмәт күрсәтү турында хәбәр итә. Аннан файдаланып, кызыксынган кеше күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны online режимында алырга мөмкин. Бу хезмәт Росреестрның www.rosreestr.ru порталы "электрон хезмәтләр" бүлегендә күрсәтелә.
Бу хезмәт файдалануга әле күптән түгел генә - ноябрь уртасында кертелде. Икенче төрле әйткәндә, бу федераль мәгълүмат ресурсына уртак керү, тик анда ЕГРПда күрсәтелгән уртак мәгълүматларны гына алырга була.
Махсус счетка акча күчереп активлаштыра торган махсус ачкыч - "керү ачкычы" ("ключ доступа") булган очракта, кеше үзенә таләп ителгән күрсәткечләр буенча күчемсез милек объектын эзли, мәгълүматларга күчермә ясый һәм сайлап алынган объектлар реестрында булган мәгълүматлар үзгәрүен тикшереп тора ала.
Мәсәлән, җир участогының кадастр номеры буенча яңа хезмәт ярдәмендә аның адресын һәм мәйданын, җир участогы категориясен, аңа теркәлгән хокукны һәм хәтта бу объектка арест салынганмы-юкмы, аңа чикләүләр турындагы мәгълүматларны да белеп була. Ә бу мәгълүматка ия булган сатып алучы "проблемалы" милекне сатып алганчы, кире уйларга мөмкин. Шулай итеп, яңа хезмәт бөтен кешегә дә файдалы. Объектның хәзерге яки булачак хуҗасы кирәк чакта күчемсез милек объекты, залог тотучы - залогның нинди хәлдә булуы турында мәгълүматларны белергә мөмкин. Ә Росреестр, үз чиратында, ЕГРП мәгълүматларын дистанцион алуны катгый контроль астында тотарга дигән гарантия бирә.
Күчемсез милек объектлары буенча мәгълүматларны карау түләүсез, кеше үзен кызыксындырган объект буенча төгәл мәгълүматны соратып алганда гына махсус счеттан акча алына. Бу хезмәтнең бәясенә килгәндә, ул төрле кешеләр өчен төрлечә. Мәсәлән, физик затлар өчен 100 объект турында мәгълүмат - 250 сумга, 1000 объект турында 1000 сумга төшәчәк. Бу хезмәтнең тагын бер уңай ягы бар - биргән сорауга җавап элемтә каналлары эшенең тизлегеннән генә тора һәм бер тәүлектән артмый.
Сезнең игътибарга
Сервис белән эшләүне "керү ачкычына" ия булган кешеләр генә файдалана ала. Ә "ачкычны" алу өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең үзәк офисына гариза һәм тиешле документлар (Казан шәһәре, Авангард урамы, 74, 4нче подъезд) белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук "ачкычларны" алу өчен Идарәнең Спас җирле бүлегенә Болгар шәһәре, Вахитов урамы, 35 адресы буенча да мөрәҗәгать итәргә була. Шәхси мөрәҗәгать иткәндә, гомуми мәгълүматларны белү хокукына ия булу өчен паспорт яки ышанычлы кеше булса, ышаныч кәгазе кирәк булачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев