Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа кагыйдәләр турында

Агымдагы елның гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр үз көченә керде.

Юрий Баранов,
дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе.
Узган ел ахырында транспорт чарасы белән идарә итү өчен кулдан язылган ышаныч кәгазе гамәлдән чыгарылды. Аны дәүләт инспекторына күрсәтә торган документлар исемлегеннән сызып ташладылар. Ләкин 12.3 маддә нигезендә (транспорт чарасы белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кирәк булган документларсыз идарә итү), автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү (ОСАГО) полисына таләпләр артты. 1 гыйнвардан машина йөртүче бу документка мәҗбүри кертелгән булырга тиеш, билгеле булганча, анда кертелгән кешеләр саны чикле була. Шулай итеп, транспорт чарасы белән ышаныч кәгазе буенча идарә иткән, әмма ОСАГО полисына кертелмәгән кешегә штраф салудан тыш, дәүләт юл инспекторлары машинаның номерын да алачак. Моннан соң кагыйдә бозуны бетерү өчен бер тәүлек вакыт бирелә.
Шулай ук юлның йөри торган өлешендә транспорт чарасын кую кагыйдәләрен бозу турындагы 12.15 маддәгә дә үзгәрешләр кертелде. 3нче өлештә каралганча, каршы як полосага яки трамвай юлына чыккан өчен мең ярым сумнан башлап штраф салына. Әгәр машина йөртүче бу маневрны ясаганда башкалар өчен куркыныч тудырса, аңа биш мең сум штраф түләргә туры киләчәк, яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алып алты айга кадәр колак кагарга мөмкин. Моны суд та, Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе дә эшли ала. Шундый ук административ хокук бозуны кабатлаган өчен, әгәр моңа дәүләт автоинспекторы шаһит булса, 12.15 маддәнең 5нче өстәмә өлеше буенча транспорт белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итәләр. Ә маневрны автомат режимда эшләүче фото һәм видеога төшерүче техник чаралар теркәсә, биш мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев