Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветераннарга олы хөрмәт белән

Өлкәннәр көне алдыннан районда ветераннарны хөрмәтләү тантаналары булып үтте.

Бу чараларда Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Алсу Мәхмүтова, район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Алар Никольски авылында булдылар һәм Мәдәният йортына җыелган авыл халкын җылы котладылар. "Яхшылык телефоны" республика хәйрия акциясе кысаларында, ялгыз пенсионерлар Михаил Кондратьевка, Лидия Ивановага, Геннадий Пиксотовка мобиль элемтә җайланмалары тапшырылды. Телефон ярдәмендә хәзер алар табибны да, янгын сүндерү һәм коткару хезмәтен дә чакыра алалар. Киләчәктә аның мөмкинлекләре тагын да артачак.
Авыл үзешчәннәре халык алдында концерт куйды.
Аннары алар Спас Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрнең тормыш шартлары белән таныштылар һәм аларның барысын да Өлкәннәр көне белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгы аның директоры Александр Федонинга йомшак мебель алу өчен 10 мең сумлык сертификат тапшырды, ә "Алексеевскдорстрой" вәкиле биредә яшәүче һәр кешегә азык - төлекләр салынган пакетлар тапшырды.
Район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined