Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватанны сакларга өйрәнәләр

Флюра Гарәфетдинова, Иске Рәҗәп мәктәбенең татар теле укытучысы.

Иске Рәҗәп урта мәктәбендә "Шәхес тәрбияләүдә хәрби патриотик тәрбиянең роле»дигән семинар үткәрелде.
Район мәктәпләрендә тормыш иминлеге дәресләрен алып баручы укытучылар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Бу музейда яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча күп материал тупланган. Укытучылар мондагы экспонатлар белән кызыксынып таныштылар.
Тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучыларның район методик берләшмәсе җитәкчесе Б. А. Андрианов ел саен үзенең укучылары белән Смоленск өлкәсендә барган казу эшләрендә катнашуы турында сөйләде. Музейга анда табылган көрәкләр, каска һәм пулялар бүләк итте.
Мәхмүтов Илназ Мәсхүт улы 11 сыйныфта компьютер чараларын һәм мәгълүмати технологияләрне файдаланып «Яраның төрләре. Яраланганда беренче ярдәм» темасына дәрес үткәрде. Укытучы теорияне аңлатканнан соң, укучылар практик эшне төгәл һәм дөрес башкардылар. Яңа технологияләр укытучыга әлеге фәнне югары дәрәҗәдә укытырга, төрле проектлар эшләп, укучыларга яңа белем һәм күнекмәләр бирергә ярдәм итә.
Тормыш укытучылар алдына көннән-көн яңа таләпләр куя. Ватанны саклау өчен сәламәт, көчле, тәртипле, инициативалы, белемле кешеләр кирәк. Чөнки көчле рухлы, физик яктан нык яшьләр генә үз Ватанын саклый ала. Илназ Мәсхүт улы укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә практик күнегүләр куллана. Ул 10 һәм 11 сыйныфларны 2 командага бүлеп, «Куркынычсызлык мәктәбе» конкурсы үткәрде. Командалар ТИН укытучысына рапорт бирделәр, девизларын әйтеп, җырлар башкардылар. Аннан «МЧС» командасы «сәяхәткә» чыгып китте. Урмандагы чытырманлыкларны узып, палатка кордылар, сыек аммиак агып, тирә-юньгә таралганны сизгәч, противогазлар киеп бардылар. Зур ерганакларны үтү өчен ауган агач аша чыгарга кирәк булды. Юлда очраган тау-ташлар астыннан аяклары сынган, йөрәге эшләүдән туктаган «кеше-манекен»ны алып чыгып, аңа беренче ярдәм күрсәтеп, якындагы медпунктка озаттылар. Бераз юл үткәч, авыл кырыендагы йортта янгын чыкканын күреп, шунда ашыктылар. Йорт хуҗасына беренче ярдәм күрсәтелде. Шушындый ук биремнәрне «10 рота» командасы башкарды. Ике команда да биремнәрне дөрес һәм төгәл үтәде, ләкин «МЧС» командасы вакыт буенча беренчелекне алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев