Күптән түгел Пионер урамындагы 31нче йортның ишек алдында балаларны шатландырып, кечкенә генә архитектура корылмасы, яки гади генә әйтсәң, спорт мәйданчыгы төзеделәр.
Бу мәйданчык күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы нигезендә төзелде, чөнки ул йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүгә керә. Эш федераль, республика, район бюджеты, шулай ук халык акчасына алып барылды. Кече архитектура мәйданчыклары ясау капиталь ремонт турындагы федераль законга кертелгән.
Балалар уен мәйданчыгы комлыктан, өч төрле таган һәм карусельдән гыйбарәт. Өч йөз мең сум торган җиһазларны конкурс үтеп, подрядчы булган оешма - "Спасагрострой" ҖЧҖ бригадасы урнаштырды. Мәйданчыкка ком алып кайттылар, койма эшләп куйдылар, таган һәм карусель урнаштырылды, алар барысы да җете ачык төсләргә буялды. Хәзер балалар монда рәхәтләнеп уйный алалар. Ата-аналар да моңа шатланып туя алмый. Мәсәлән, ике бала әнисе Лилия Камалиева балалары өчен тыныч, алар шушында чыгып, рәхәтләнеп уйныйлар.
Җиһазларның бик ышанычлы булуы да балаларның иминлеген тәэмин итә.
Мондый мәйданчыклар инде Гордеев урамындагы 11нче йорт ишек алдында да бар. Антон һәм Ленин урамы тирәсендә яшәүче балаларның ял итү урыны турында исә шәхси эшмәкәр Владимир Монахов кайгырткан.
Шулай да, күп кенә йортларда яшәүчеләрнең хәзергә мондый мөмкинлеге юк. Шуңа күрә күпләр үзәк мәйдан янында урнашкан паркка йөриләр. Эссе көннәрдә монда өлкән яшьтәге кешеләр утырып ял итәргә ярата. Ә балалар таган һәм карусельләрдә уйный. Ни кызганыч, мондагы җиһазлар хәзер яраксыз хәлгә килгән. Моның сәбәбе - җиһазларның күптәнге булуында, искерүендә генә түгел, ә яшүсмерләрнең дә, кешеләрнең дә саклап тота белмәвендә, битараф булуларында.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев