Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урман “ашханәсендә”

Безнең район урманнарында кышка кыргый җәнлекләр өчен ун җирдә махсус ашату урыннары ясап куелган.

Урмандагы җәнлекләргә кыш чыгарга ярдәм итү - район аучылар җәмгыяте һәм хайваннар дөньясын саклау бүлеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Ашатуны оештыру белән бүлек җитәкчесе Алексей Коптелов, егерь Владимир Федотов һәм аның ярдәмчеләре Владимир Храменков белән Александр Корчагин шөгыльләнә. Ноябрь аеннан алып, алар атнасына ике тапкыр урман "ашханә-ләре" ясалган урыннарга килеп, ашлык, печән, тоз брикетлары калдырып китәләр. Кышын мондый ярдәмгә бик мохтаҗ булган кыргый дуңгызлар бу урыннарга даими киләләр. Аларга кышын көчле салкыннарда һәм яз җиткәндә тирән кар астыннан азык табу кыенлашкач, аеруча читен була.
Гыйнвар аеннан мартка кадәр белгечләр кыргый дуңгызлар, кыр кәҗәләре, куяннар, төлкеләр, пошилар, шулай ук кошлар - соры кыр тавыгы һәм көртлекләрнең баш санын исәплиләр.
Рәсемдә: урман җәнлекләре өчен чираттагы "төшке аш" әзерләнә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев