Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамда йөрерлек түгел...

Без, Приволжск авылының Клуб урамында яшәүчеләр, ярдәм булмый калмас, дип өметләнеп, газетага мөрәҗәгать итәргә булдык. Эш менә нәрсәдә. Идел буенда Габдрахман сәхәбә коесы янында ниндидер корылма төзи башлаганнар. Авыр йөк машиналары иртәдән кичкә кадәр шунда төзелеш материаллары ташый. Нәтиҗәдә безнең урам юлы ватылып бетте. Җәй көне коры вакытта моңа түзәргә...

Без, Приволжск авылының Клуб урамында яшәүчеләр, ярдәм булмый калмас, дип өметләнеп, газетага мөрәҗәгать итәргә булдык.
Эш менә нәрсәдә. Идел буенда Габдрахман сәхәбә коесы янында ниндидер корылма төзи башлаганнар. Авыр йөк машиналары иртәдән кичкә кадәр шунда төзелеш материаллары ташый. Нәтиҗәдә безнең урам юлы ватылып бетте. Җәй көне коры вакытта моңа түзәргә була иде, ә көн саен яуган көзге яңгырлар урамны йөри алмаслык сазга әйләндерде, хәзер аннан җиңел машиналар да үтеп йөри алмый. Кибеткә баручы кешеләр коймага ябышып диярлек йөриләр, хәер хәзер йөк төягән машиналар да йортлар тирәсенә якынлаша башладылар.
Авылның бу башында күбесенчә пенсионерлар яши, алар өчен кибеткә бару бер газапка әйләнде. Юл ватылып беткәнлектән, "ашыгыч ярдәм" машинасы да тиз генә килеп җитә алмый.
Ни өчен заповедникта барган төзелеш өчен без интегергә тиеш? Бәлки безнең үтенечебезне тиешле кешеләр ишетерләр һәм ярдәм итәрләр?
Суфия Сафина һәм башкалар.
Приволжск авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев