Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туучылар арасында малайлар күбрәк

Беренче ярты елда безнең районда 105 сабый дөньяга аваз салган, аларның күбесе - малайлар. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк (үткән ел 84 бала туды). Ә менә үлүчеләр саны бергә генә кимеде һәм 175 кеше булды. Статистик мәгълүматларга караганда, үлемнең төп сәбәпләре...

Беренче ярты елда безнең районда 105 сабый дөньяга аваз салган, аларның күбесе - малайлар.
Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк (үткән ел 84 бала туды). Ә менә үлүчеләр саны бергә генә кимеде һәм 175 кеше булды. Статистик мәгълүматларга караганда, үлемнең төп сәбәпләре - йөрәк-кан тамырлары, онкологик авырулар һәм юл һәлакәтләре.
Ярты елда 42 гаилә төзелгән, 28 аерылышу теркәлгән. Үткән ел белән чагыштырганда, никахлар 2гә азайган, аерылышулар шуның кадәр үк арткан.
Әйтергә кирәк, никахлашу турындагы гаризаларны электрон рәвешендә дә бирергә була. Шундый ук алым белән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталына кереп, кабул итүгә язылырга, дәүләт пошлинасы түләргә мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X