Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тупланган акчаны түләү тәртибе турында

Кешеләрдә, элеккечә үк, пенсиянең тупланма өлешен түләүгә кагылышлы сораулар күп туа. Аларның кайберләренә Пенсия фонды идарәсе белгечләре җавап бирә.

- Пенсияләрнең тупланма өлеше кемнәргә җыела?
- Пенсиянең тупланма өлеше 1967елда һәм аннан соң туган, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасына кертелгән кешеләрнеке, шулай ук 1953-1956 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызларның, 2002 елдан алып 2004 елга кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә взнослар түләп торучыларныкы бар.
Хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше шулай ук ирекле рәвештә пенсияләрне Дәүләт өстәмә финанслау программасына кертүчеләрнең һәм Ана капиталын (яки аның бер өлешен) хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен булдыруга күчерүчеләрнең дә бар.
- Закон нигезендә билгеләнгән пенсиянең тупланма өлешен бер юлы (единовременный) түләү ничек башкарыла?
- Кайбер кешеләргә Россия Федерациясе Пенсия фондына гариза язып, пенсиянең тупланма өлешен ай саен бүлеп түгел, ә бер юлы (единовременный) алу хокукы бирелде.
Бу хокукка ия булган гражданнар:
- инвалидлык буенча хезмәт пенсиясен яки туйдыручысын югалту сәбәпле, хезмәт пенсиясен алучылар, яки картлык буенча хезмәт пенсиясен алырга яше җитүчеләр (хатын-кызларга - 55, ирләргә - 60 яшь), тиешле хезмәт стажы булмау сәбәпле, картлык буенча социаль пенсия алучылар.
Пенсиянең тупланма өлешенә акчаны кайда җыюга карап, иминиятләштерелгән затка акчаны Россия Федерациясе Пенсия фонды яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары түли. Түләү тәртибен РФ Хөкүмәте билгели.
- Сроклы пенсия түләвен ничек аңларга? Ул нинди акчалардан формалаша?
- Сроклы пенсия түләве (срочная пенсионная выплата - СПВ) кешенең булачак пенсиясенең тупланма өлешенә бары тик өстәмә иминиятләштерү взносы хисабына гына формалаша, икенче төрле әйткәндә:
- ирекле взнослар хисабына, пенсиягә аны кеше Дәүләт өстәмә түләү программасы кысаларында ирекле рәвештә үзе күчерә;
- ул түләгән взносларны дәүләт өстәмә финанслаган акчалар хисабына (Программа тәртибе буенча, кеше ел әйләнәсендә 2 мең сумнан алып 12000 сумга кадәр түләгән акчаны дәүләт ике тапкыр арттыра);
- эш бирүчеләрнең өстәмә взнослары хисабына (мәҗбүри пенсия иминиятләштерүеннән тыш, эш бирүче Дәүләт өстәмә финанслау программасында катнашучыларга хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә түләнгән взнослар);
- алда әйтеп үтелгән акчаларны инвестицияләүдән алынган керем хисабына (идарә компаниясе яки дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды аша);
- сертификат хуҗасы хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен булдыруга биргән Ана (гаилә) капиталы акчалары яки аларны инвестицияләүдән алынган керем хисабына.
Шулай итеп, пенсиянең тупланма өлешен булдырган кеше үзенең хезмәт пенсиясен алыр вакыт җиткәч, үз теләге белән түбәндәгечә эшли ала:
- җыелган акчаларны сроклы пенсия түләве рәвешендә;
- яки хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше составында (пенсия түләү вакытын исәпкә алып билгеләнгән айлык түләүләр. 2012 елның 1 гыйнварыннан алып бу чор-18 ел яки 216 ай) алырга мөмкин.
Сроклы пенсия түләү вакыты-кимендә 10 ел. Икенче төрле әйткәндә, пенсиянең тупланма өлешен сроклы түләү рәвешендә алырга теләүче кеше аны алу вакытын үзе билгели.
- Әгәр пенсионер сроклы пенсия түләүне 10 елга билгеләп, аннан алдарак үлсә, варисларына ул җыйган акчаларның калганын түлиләрме?
- Әйе, иминиятләштерелгән зат үлсә, түләнеп бетмәгән акчаларны варислары алырга хокуклы.
Бу очракта хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен җыюга күчерелгән Ана (гаилә) капиталы акчалары һәм аны инвестицияләүдән алынган керемне баланың әтисе (уллыкка алучы) яки баласы (балалары) гына алырга хокуклы.
Варислар РФ Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына вафат булган кешенең җыелган пенсия акчаларын алу турында гаризаны кеше вафат булганнан соң 6 ай үткәнче тапшырырга тиеш.
Түләү турында карарны Пенсия фонды кеше вафат булганнан соң 7нче ай дәвамында кабул итә, ә җыелган акчалар вариска түләү турында карар кабул иткән айның 15нче числосыннан соңга калмыйча түләнә.
Бу акчаны варислар почта аша ала яки банк счётына күчерә ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПФР