Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган телне өйрәнәләр

Узган атнада Болгарда быел яңа урынга күчереп корылган палаткалар шәһәрчегендә Габдулла Тукай исемендәге яшьләр форумы булды.

Аның эшендә Россиянең унбер төбәге - Татарстан, Ханты-Манси, Чувашия, Марий Эл, Самара, Саратов, Оренбург, Пенза һәм башка җирләрдән килгән биш йөздән артык 5-11 класс укучылары катнашты. Алар арасында безнең районнан 23 укучы бар иде. Форумда аралашу татар телендә барды һәм бу укучыларга үзләренең белем дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирде. Программа берничә юнәлеш - "Лингвистика", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Мәдәният һәм сәнгать" юнәлешләре буенча оештырылды.
Проект әле беренче тапкыр гына эшли, ул төрле фән олимпиадалары, конкурс, фестиваль, форумнарның җиңүчеләрен һәм призерларын берләштерә. Чараны оештыруның төп максаты - туган якка хөрмәт тәрбияләү, татар теле һәм культурасын саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итү.
Укучылар тренинг, мастер-классларда катнаштылар, күренекле татар галимнәре, шагыйрьләре һәм рәссамнары, спортчылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре белән очраштылар. Мәсәлән, "ТАТМЕДИА" ААҖ Генераль директоры Фәрит Шаһи-әхмәтов, Татар конгрессы вәкилләре һәм башкалар белән очрашу истә калырлык булды.
Укучылар вакытны бушка үткәрмәделәр. Монда төрле мәдәни чаралар - КВН уеннары, концертлар, Болгар тарих-архитектура музей-заповеднигына экскурсияләр үткәрелде.
Үткән шимбәдә лагерьны ябу тантанасы булды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министрыз урынбасары, ТР Мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министры Рөстәм Гарифуллин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов катнашты. Спас районы башлыгы Камил Нугаев белән бергә алар балалар белән аралаштылар, мастер-класста булдылар, бер проектны презентацияләүдә катнаштылар. Аннары барысы да фестиваль-вакыйгалар комплексында концерт караганнан соң, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Укучыларга безнең тарихи урыннар бик ошаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев