Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тормышыбыз район газетасыннан аерылгысыз

Район башлыгы Камил Нугаев редакциянең барлык хезмәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрне, матбугат ветераннарын һәм газета укучыларны беренче тапкыр "Крестьянин" исеме белән чыга башлаган, хәзерге "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасының беренче саны чыгуга 95 ел тулу белән котлады.

Бай тарихлы район газетасы белән урынлы горурлана алабыз. Аның битләрендә басылган язмаларда үткәннәр һәм хәзерге тормыш, иң мөһиме - үзләренең намуслы хезмәтләре белән районыбыз казанышларына лаеклы өлеш кертүчеләр турында гаҗәеп кызыклы мәгълүматлар белән танышабыз.
Бүгенге журналистлар һәм штаттан тыш авторлар күркәм традицияләрне дәвам итәләр, газета битләрендә кешеләрне борчыган проблемаларны күтәреп, укучыларны милли проектларларны тормышка ашыруның барышы, җирле үзидарәләрнең көндәлек эшләре белән таныштырып, гражданлык җәмгыяте төзүгә, районның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Район газетасы битләрендә үсеп килүче буынга патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү, милли традицияләрне яңарту мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә.
"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы язмаларыннан укучылар соңгы вакытта борынгы Болгарда барган үзгәрешләр, бай тарихлы Болгар җирендә яшәүче төрле милләт халыкларының рухи һәм мәдәни үсеше турында укып беләләр. Бу бик зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте район җитәкчесе. Эшчәнлекнең бер генә тармагы да - авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, социаль яклау, эшмәкәрлек, спорт район газетасының игътибарыннан читтә калмый. Тормыштагы барлык үзгәрешләр шунда ук газета битләрендә чагылыш таба.
Почта килгәч, иң беренче чиратта без район газетасын кулга алабыз, диелә котлауда. Берәр санда тәнкыйть материаллары басылып чыкса, шунда ук чарасын күрергә тырышабыз. Шәһәрдә һәм район авылларында барган сизелерлек уңай үзгәрешләрдә газетаның да өлеше зур. Җирле хакимият белән газета арасындагы элемтәләр киләчәктә дә сакланыр, халыкка файда китерер.
"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасы республикадагы иң яхшы басмаларның берсе дип ышанып әйтергә була, диелә котлауда. Нинди генә үзгәрешләр булса да, техник прогресс нинди генә тизлек белән барса да, газета укучылар барыбер район газетасына тугры калачак, район тормышындагы яңалыкларны бары тик газета аша гына белеп була. "Новая жизнь" (Яңа тормыш") газетасыннан башка район тормышын күз алдына китерүе мөмкин түгел!
Район башлыгы редакция коллективына, "Новая жизнь" (Яңа тормыш") газетасы активистларына нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм зур иҗади уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев