Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы тору – безнең уртак бурыч

Соңгы вакытларда теге яки бу регионнарда килеп туган тотрыксызлык, барлыкка килгән "кайнар нокталар", бәрелешләр, террорчылык актлары һәм башка тискәре күренешләр аркасында дөньяда хәлләр киеренке төс алды. Республика җитәкчеләре моны игътибардан читтә калдырмыйлар, үз гражданнарының иминлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшлиләр. Бу...

Соңгы вакытларда теге яки бу регионнарда килеп туган тотрыксызлык, барлыкка килгән "кайнар нокталар", бәрелешләр, террорчылык актлары һәм башка тискәре күренешләр аркасында дөньяда хәлләр киеренке төс алды. Республика җитәкчеләре моны игътибардан читтә калдырмыйлар, үз гражданнарының иминлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшлиләр.
Бу шартларда нәрсә эшләргә, ниләргә игътибар бирергә кирәк? Бу турыда район башлыгы Камил Нугаев менә ниләр сөйләде.
- Билгеле булганча, хәзерге вакытта нигездә Сириядә барган хәлләр аркасында һәр җирдә киеренкелек сизелә. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәләрдә, республиканың террорчылыкка каршы комиссия утырышларында да шактый әйтелде. Боевиклар ягында Россия гражданнарының күп булуына (булган мәгълүматларга караганда, 4 мең чамасы кеше) аеруча нык басым ясалды, шул исәптән Татарстаннан да кешеләр бар. Шуңа күрә мин барлык җитәкчеләргә, авыл җирлеге башлыкларына, шулай ук район халкына мөрәҗәгать итәм һәм һәрвакыт уяу булырга чакырам, чөнки террорчылык - бик куркыныч нәрсә.
Беренче чиратта, читтән килгән кешеләргә игътибарлы булыгыз, хәзерге вакытта безнең якларга туристлар, чит илләрдән һәм көнчыгыш илләрдән кунаклар күп килә. Аеруча алар җәй көне күп була. Безнең тарихи җиребездә төрле зур чаралар, шул исәптән "Изге Болгар җыены", тарихи фестивальләр һәм башка чаралар уздырыла. Шуңа күрә без һәрвакыт уяу булырга тиеш.
Бездә террорчылыкка каршы комиссия бар, бу юнәлештә без Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, МЧС белән бергә эшлибез. Бердәм киңәшмәләр, киңәйтелгән утырышлар, төрле өйрәнүләр үткәрелә. Ләкин болар гына җитми. Монда халык ярдәме кирәк. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Беренче чиратта, читтән килгән кешеләр, аларның каян, нигә килүләре, кем булулары белән кызыксынырга кирәк. Шуны да онытырга ярамый: бүгенге көндә авылларда ташландык йортлар шактый, аларга билгесез кешеләр кереп урнашырга мөмкин. Барлык шикле кешеләр турында шунда ук авыл җирлеге башлыкларына,
участковыйларга хәбәр итәргә кирәк, шулай ук район администрациясенә дә чылтыратырга мөмкин. Исегезгә төшерәм, безнең республикада ташландык йортларда террорчыларның яшәү очраклары турында ишеткәнебез бар. Бу барыбыз өчен дә сабак булырга тиеш.
Гражданнарның иминлеген тәэмин итүдә район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә ирекле халык дружиналары зур роль уйный ала, алар бу юнәлештә эчке эшләр органнары белән бергә эшләргә тиеш. Соңгы елларда дружинниклар турында онытыбрак җибәргән булсалар да, Татарстан беренчеләрдән булып бу практиканы кире кайтарды һәм бу уңай нәтиҗәләр бирә. Тупланган тәҗрибәне киләчәктә дә файдаланырга кирәк.
Күп кеше җыела торган Мәдәният йортлары, клубларда, төрле чаралар үткәрелә торган урыннарда, дини бәйрәмнәрдә, мәктәпләрдә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дә игътибарны югалтырга ярамый. Педагогларга, медицина хезмәткәрләренә дә бу юнәлештә эш алып барырга кирәк.
Моннан тыш, безнең район аша бик җанлы, республика башкаласын Ульяновск, Самара өлкәләре белән тоташтырган һәм илебезнең көньягына баручы юл үтүен онытмагыз. Ил өчен зур икътисадый әһәмияткә ия булган бу транспорт магистрален һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк.
Кыскасы, хәзерге вакытта үз иминлегебез хакына бөтен хәлләргә бик игътибарлы булу таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев