Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«ТАТМЕДИА»ның легендар брендлары» конкурсына йомгак ясалды

Үз басмаларының тарихы белән таныштыруны максат итеп куйган " ТАТМЕДИАның легендар брендлары" конкурсына йомгак ясалды. ТАТМЕДИА оештырылуга сигез ел тулуга багышланган тантанада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, "Российская газета" басмасының баш редакторы...

Үз басмаларының тарихы белән таныштыруны максат итеп куйган " ТАТМЕДИАның легендар брендлары" конкурсына йомгак ясалды.
ТАТМЕДИА оештырылуга сигез ел тулуга багышланган тантанада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, "Российская газета" басмасының баш редакторы Владислав Пронин һәм башкалар журналистларны бу истәлекле дата белән котлап, иҗади уңышлар теләделәр.
- Сез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын, сайлаулар һәм башка темаларны яктырту буенча зур эш башкардыгыз, - диде Әсгат Сәфәров...
Президент һәм республика хөкүмәте исеменнән ул массакүләм-мәгълүмат чараларында, телевидение һәм радиода, электрон басмаларда хезмәт куйган республика журналистларына рәхмәт белдерде.
"Легендар брендлар" конкурсының төрле номинацияләрендә җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырылды. Төрле дәрәҗәдәге мәгълүмат чаралары өчен республикада 56000гә якын тавыш бирелгән, алар арасында безнең газета укучыларыбызның тавышлары да бар.
Газетабыз җиңүчеләр арасына кермәсә дә, күрше Әлки, Алексеевск, Буа, Югары Ослан һәм башка район газеталары белән чагыштырганда үз укучыларының күбрәк тавышын җыйган. "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы коллективы тавыш биргән һәр кешегә рәхмәт белдерә.
Фото: http://tatmedia.ru/legends/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев