Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сәясәттә үз урыны бар

Район башлыгы урынбасары Мансур Сәетгәрәев җитәкчелегендәге безнең район делегациясе "Татарстан новый век" - "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең өченче отчет-сайлау конференциясендә катнашты. Сәяси советның эшчәнлеге турында отчет белән делегатлар алдында ТР Дәүләт Советы рәисе һәм республикада әлеге хәрәкәт лидеры Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул "ТНВ" хәрәкәтенең барлыкка килүенә...

Район башлыгы урынбасары Мансур Сәетгәрәев җитәкчелегендәге безнең район делегациясе "Татарстан новый век" - "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең өченче отчет-сайлау конференциясендә катнашты.
Сәяси советның эшчәнлеге турында отчет белән делегатлар алдында ТР Дәүләт Советы рәисе һәм республикада әлеге хәрәкәт лидеры Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул "ТНВ" хәрәкәтенең барлыкка килүенә 15 елга якын вакыт үтүен билгеләде. Хәрәкәт башта ук үзен демократик һәм урталыкта торучы көч булуын күрсәтте. Отчет докладында да, делегатларның чыгышында да заманча шартларда хәрәкәтнең җәмгыять һәм хакимият арасында тоткан элемтәсе билгеләп үтелде. "ТНВ - ТЯГ" Татарстан сәясәтендә үз урынын табып, халык ярдәменә таяна. Хәрәкәт вәкилләре урыннарда социаль-икътисадый үзгәрешләрнең үзәгендә булып, гражданлык җәмгыяте институтларын торгызу өчен барысын да эшлиләр, хакимиятнең нәтиҗәле эшләвенә йогынты ясарга тырышалар.
Делегатлар оешманың сәяси советын яңадан сайладылар, уставка үзгәрешләр керттеләр, хәрәкәтнең яңа программасын расладылар. Фәрит Мөхәммәтшин аңлатып үтүенчә, 2001 елда кабул ителгән элеккеге программаның принциплары һәм юнәлешләре әле дә үз актуальлеген югалтмаган. Шуның белән беррәттән, кайбер положениеләр вакытлы булып, җәмәгать үсешенең бүгенге этабына туры килми.
Хәрәкәтнең лидеры итеп депутатлар бертавыштан яңадан Фәрит Мөхәммәтшинны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев