Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районы прокуратурасы бозу очракларын ачыклады

Район прокуратурасының "Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында"гы Законны үтәү кысаларында үткәрелгән тикшерүе кайбер кимчелекләрне ачыклады. Мәсәлән, Мәшгульлек үзәгенең эшчеләргә булган ихтыяҗ һәм вакантлы урыннар турында мәгълүматлар бирмәве ачыкланды. Шул ук вакытта "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы битләрендә "Эш" дигән бүлектә төрле эшкә кешеләр кирәклеге турында оешмалар, учреждениеләр,...

Район прокуратурасының "Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында"гы Законны үтәү кысаларында үткәрелгән тикшерүе кайбер кимчелекләрне ачыклады.
Мәсәлән, Мәшгульлек үзәгенең эшчеләргә булган ихтыяҗ һәм вакантлы урыннар турында мәгълүматлар бирмәве ачыкланды. Шул ук вакытта "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы битләрендә "Эш" дигән бүлектә төрле эшкә кешеләр кирәклеге турында оешмалар, учреждениеләр, эшмәкәрләр биргән белдерүләр даими басылып тора.
Прокурор урынбасары Александра Стебо аңлатып үткәнчә, "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында" РФ Законы нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәтенә бурычларын түләргә хәле җитмәү (банкротлык) процедураларын куллану турында, шулай ук инвалидларны һөнәри реабилитацияләү һәм аларны эш белән тәэмин итү өчен кирәк булган мәгълүматларны, вакантлы урыннар, инвалидларны эшкә алу өчен квотаны үтәү турында мәгълүматларны хәбәр итәргә тиеш.
Мәшгульлек үзәгенә вакансияләр булуы турында тиешле форма буенча мәгълүматларны җибәрмәгән һәм массакүләм чараларына игъланнар биргән, шулай ук биналарга игъланнар ябыштырган очракта урындагы һәм юридик затларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.7 маддәсе нигезендә, административ хокук бозу турында эш ачыла. Материаллар тикшерү өчен мировой судьяга җибәрелә.
Фото: http://mo-sv.orb.ru/news/view/11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев