Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фонды төзү турында район Советының 2013 елның 28 октябрендәге карары

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179.4 маддәсе 5нче пунктына нигезләнеп, Спас муниципаль район Советы карар чыгарды: 1. 2014 елның 1 гыйнварыннан "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзергә. 2. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзү һәм бюджет ассигнованиеләрен файдалану тәртибен кушымта нигезендә расларга. Спас муниципаль районы...

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179.4 маддәсе 5нче пунктына нигезләнеп, Спас муниципаль район Советы карар чыгарды:
1. 2014 елның 1 гыйнварыннан "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзергә.
2. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзү һәм бюджет ассигнованиеләрен файдалану тәртибен кушымта нигезендә расларга.
Спас муниципаль районы башлыгы К.Ә.Нугаев.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль район Советының "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзү турында
2013 елның 28 октябрендә кабул ителгән №35-5 карарына
кушымта
"Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзү һәм бюджет ассигнованиеләрен файдалану тәртибе
1. ГОМУМИ ПОЛОЖЕНИЕЛӘР
1.1. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль юл фондын төзү һәм бюджет ассигнованиеләрен файдалану турындагы Тәртип Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179.4 маддәсендәге 5 нче пунктка нигезләнеп эшләнде.
1.2. Муниципаль юл фонды (аннары - юл фонды) - муниципаль бюджет акчасының (аннары - җирле бюджет) бер өлеше җирле (муниципаль) әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген финанслау, шулай ук күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләрен, торак пунктлардагы күп фатирлы йорт ишегалды территорияләренә керү юлларын капиталь ремонтлау өчен тотылырга тиеш.
1.3. Юл фонды акчасы тиешле максатлар өчен каралган, шунлыктан аны юл эшчәнлегенә бәйле булмаган башка чыгымнарга тотарга ярамый.
2. Юл фондын төзү өчен чыганаклар
2.1. Юл фондының бюджет ассигнованиеләре күләме "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең чираттагы финанс елына һәм планлы чорга җирле бюджет турындагы карары белән җирле бюджет күләменең түбәндәгеләрдән чыгып фаразланучы күләменнән азрак булмаган суммада раслана:
1) Россия Федерациясе территориясендә җитештерелүче автомобиль һәм турыдан-туры куылган бензин, дизель ягулыгы, дизель һәм (яки) карбюратор (инжекторлы) двигательләр өчен мотор майларына чираттагы финанс елына һәм планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законы белән дифференцияләнгән норматив бүлүләр нигезендә Татарстан Республикасының җирле бюджетларына күчерелүче акцизлар.
2) Җирле (муниципаль) әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген тәэмин итү, шулай ук күп фатирлы йортларның ишегалды территорийлары, торак пунктлардагы күп фатирлы йортларның ишегалды территорийларына керү юлларын капиталь ремонтлау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия рәвешендә алынган акчадан.
3) юллар эшен тәэмин итүдә физик һәм юридик затлардан кергән акчалар, шул исәптән гомуми кулланышта булган җирле (муниципаль) автомобиль юлларын карауга кергән ирекле ярдәм акчалары;
Финанс елы отчетына кергән һәм аны формалаштырганда күздә тотылган, бу пунктта күрсәтелгән җирле бюджет керемнәре күләменең аермасын исәпкә алып, муниципаль юл фондына бюджет ассигнованиеләре күләме чираттагы финанс елында төзәтелергә тиеш.
2.2. Юл фондының агымдагы елда кулланылмаган бюджет ассигнованиеләре чираттагы финанс елында бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.
3. ЮЛ ФОНДЫ АКЧАЛАРЫН КУЛЛАНУ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ
3.1. Муниципаль юл фонды акчалары түбәндәге эшләргә бирелә:
1) гомуми кулланышта булган җирле (муниципаль) автомобиль юлларын проектлаштыру, төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонт, ремонт ясау һәм юлларны карауга;
2) күпфатирлы йорт территориясендәге ишегалларын, торак пунктлардагы күпфатирлы йортларның ишегалдына керү юлларын проектлаштыру, капиталь ремонт һәм ремонт ясауга тотыла.
3.2. Чираттагы финанс елына юл фонды бюджет ассигнованиеләренең расланган күләмен объектлар буенча бүлү муниципаль берәмлекнең Башкарма комитеты карары белән раслана.
4. ЮЛ ФОНДЫ БЮДЖЕТ АССИГНОВАНИЕЛӘРЕН ФОРМАЛАШТЫРУ ҺӘМ ЧЫГЫМНАРНЫҢ ҮТӘЛЕШЕ ТУРЫНДА ОТЧЕТ БИРҮ ҺӘМ КОНТРОЛЬДӘ ТОТУ
Юллар фонды акчасын тоту, отчет бирү һәм чыгымнарны контрольдә тоту муниципаль берәмлекнең Башкарма комитетына йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев