Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шофер, син армия хезмәтенә әзерме?

Узган атна азагында РОСТОның (ДОСААФ) район оешмасы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Спас район бүлеге катнашында армия яшендәге егетләр өчен автомашиналар белән марш-бросок оештырды. Аның барышында егетләргә хәрби хәзерлек элементларын да үтәргә туры килде.

Олег ПАХОМОВ

Марш хәзерлеге РОСТО (ДОСААФ) курсларында укып, "С" категорияле шофер белгечлеген үзләштерүче егетләр өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Армиядәге кебек шартларда аларның һәркайсы үзләрен профессиональ һәм психологик яктан сынап карый алды. Хәрби кием кигәнче үк мондый сынау үтүнең никадәр файдалы булуын алар үзләре дә аңлагандыр.

Марш-бросокта районның унике егете катнашты. Алдан ук махсус эшләнгән маршрут нигезендә, алар Чистайдан Биләр юнәлешенә таба "Урал" автомашиналары белән 150 километр юл үтте. Монда юл үтте, дип кенә әйтү дөрес булмас. Аларга "миналы" кырлар, урман аша, төрле кичүләр, радиация белән "зарарланган" территория аша үтәргә, һава "һөҗүмен" кире кагарга, "диверсантларга" каршы көрәшергә дә туры килде. Булачак ил сакчыларын Чистай РОСТОсы (ДОСААФы) инструкторлары озата барды.

Марш-бросокта катнашкан Александр Корчагин (Куралово авылыннан) сүзләренә караганда, 150 километрлы ара аларны күп яктан сынаган. Моңарчы, мәсәлән, "Урал" автомашинасын бер сәгатьләп бары тик тигез юлдан гына йөртергә туры килгән. Биредә исә колонна составында көне буе төрле шартларда барганнар. Бу поход егетләр күңелендәге ышанычны тагын да арттырган, инструкторларның биргән төпле киңәшләре армиядә хезмәт иткәндә бик тә кирәк булачак.

Егетләрнең барысы да үз алларына куелган бурычны үтәгәннәр. Җитди хаталар булмаган диярлек. Алган күнекмәләр, аз булса да туплаган тәҗрибә автомашина йөртү буенча имтиханнар тапшырганда да ярдәм итми калмас.

Моннан соң шофер һөнәре үзләштереп армиягә китәргә хәзерләнүче һәр егеткә марш әзерлеге үтү мәҗбүри булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РОСТО (ДОСААФ) маршбросок