Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шактый кимчелекләр ачыкланды

Кешеләр күп була торган учреждениеләрдә үткәрелгән пландагы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында күзәтчелек органы хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җитди бозу очракларын ачыклады. Спас районы буенча күзәтү бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр иткәнчә, мәсәлән, тармак технологияләре техникумында автомат янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасы төзек түгел. Бүлмәләрдә янгын сүндерү чаралары җитми....

Кешеләр күп була торган учреждениеләрдә үткәрелгән пландагы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында күзәтчелек органы хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җитди бозу очракларын ачыклады.
Спас районы буенча күзәтү бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр иткәнчә, мәсәлән, тармак технологияләре техникумында автомат янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасы төзек түгел. Бүлмәләрдә янгын сүндерү чаралары җитми. Укыту корпусында һәм тулай торакта эчке янгын сүндерү су үткәргече төзек түгел. Бина чормаларының агач конструкцияләре янгынга каршы состав белән эшкәртелмәгән, тулай торакның актлар залыннан эвакуация ишеге кешеләр чыга торган якка түгел, ә кире якка куелган. Укыту корпусында янгын сүндерү краннарында махсус шланглар юк.
Район мәдәният йортында да автомат янгын сигнализациясе төзек түгел, бинада яшеннән саклану чаралары юк. Концертлар залындагы сәхнә утка каршы состав белән эшкәртелмәгән, чормадагы бүлемнәрнең тимер һәм агач конструкцияләредә бу состав белән эшкәртелү сыйфаты да ел саен тикшерелми. Коридорларга һәм беренче кат белән икенче катның холлына чыга торган эвакуация ишекләрендә янгын таралуга комачаулый торган махсус элементлар куелмаган.
Алда әйтеп үтелгән сәбәпләрнең барысы да янгын китереп чыгарырга мөмкин. Күзәтчелек органнары язган тәкъдимнәрне вакытында үтәмәгән өчен урындагы һәм юридик затларга административ протоколлар язылды һәм мировой судка тапшырылды. Мәгариф һәм мәдәният бүлеге җитәкчеләре исеменә тиешле мәгълүматлар җибәрелде.
Шул ук вакытта "Теремок" балалар бакчасын (мөдире Лариса Мартынова) мактап үтәсе килә. Алдан язылган тәкъдимнәрне үтәү буенча планнан тыш тикшерү барышында, билгеләп үтелгән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу факт-ларының тулысынча юкка чыгарылуы ачыкланды. Бу үзләре җаваплы объектларда янгынга каршы чараларны тиешенчә үтәргә бурычлы башка җитәкчеләр өчен дә үрнәк булсын иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X