Сайлаулардан сез нәрсә көтәсез?
Валентина Главнова, Болгар музей-заповеднигының экскурсияләр бүлеге методисты:
- Сайлауларга мин зур өметләр баглыйм. Республикабыз һәм районыбыз тагын да үсеп, зур уңышларга ирешсен иде.
Мин заповедникта байтак еллар эшлим. Сиксәненче-туксанынчы елларны да яхшы хәтерлим. Бу вакытта туризмны үстерү турында сөйләве дә урынлы түгел иде, чөнки килгән кешеләрне кабул итү өчен транспорт юк, юллар турында әйтеп тә тормыйм, кунакларны кайнар аш белән тәэмин итү мөмкин түгел иде. Коллективта да унлап кына кеше эшләде.
Соңгы елларда 13-14 гасырларга караган археологик һәйкәлләрне торгызу буенча гаҗәеп зур эшләр башкарылды, берничә музей барлыкка килде. Кыскасы, туристлар өчен бик тә уңайлы шартлар тудырылды.
Музей-заповедник белгечләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Без республика һәм халыкара күргәзмәләрдә, фәнни конференцияләрдә, төрле мастер-классларда катнашабыз.
Киләчәктә дә Татарстанның мәдәни мирасын үстерүгә зур игътибар бирелсен, ә безнең заповедникка тагын да күбрәк туристлар килсен иде.
Анастасия Зеленова, сатучы:
- Мин депутат итеп иң лаеклы, булдыклы, эшлекле кешеләр сайланыр дип уйлыйм. Шуңа күрә сайлаучылар моңа җитди карарга тиеш.
Соңгы елларда тормышлар яхшы якка үзгәрде. Яшь әниләргә балаларын бакчага урнаштыру өчен кайгырасы түгел, чөнки хәзер чиратлар юк. Әле кайчан гына чират көтеп аптырый идек.
Теләгән кеше эшен дә таба ала. Безнең музей-заповедник, мәсәлән, җәй көне шактый кешене эшкә кабул итә.
Җирле җитәкчеләрнең шәһәребезне төзекләндерүгә, яшелләндерүгә зур игътибар бирүе шатландыра, юлларга асфальт җәелә, тротуарлар эшләнә, яңа йортлар төзелә. Урамнар да матурланды, чәчәк клумбалары күңелләрне шатландырып тора.
фото http://vybor-naroda.org/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев