Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Салкыннар башлангач, янгын чыгу куркынычы арта

Янгын часте һәм район күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре көче белән үткәрелә торган "Торак-2013" профилактика операциясе тәмамланып килә.

Күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр итүгә караганда, операция барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча 2340тан артык йорт һәм каралты-кура тикшерелде. Нәтиҗәдә янгыннан саклану кагыйдәләренең төгәл үтәлмәве ачыкланды.
Янгын чыгуга китерә торган төп сәбәпләрләрнең берсе - мичтәге төтен юлларының төзексезлеге. Шулай ук мичтән очкын төшә торган идәнгә тимер калайлар куелмавы да зур куркыныч тудыра. Саклагыч погонаж арматурасыннан башка гына файдаланыла торган электр үткәргечләре, электр чыбыкларын эретеп ябыштырмыйча, прессламыйча яки махсус кыскычлардан башка гына бер-берсенә тоташтыру шулай ук йорт эчендә газ баллоннары куллану һәм кайбер башка сәбәпләр янгын чыгуга китерә.
Шуңа күрә Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тагын бер кат исегезгә төшерә: ягулык сезоны башлануга янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта, димәк, мич якканда бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Аерым алганда, өч айга бер тапкыр төтен юлларын корымнан чистартырга, ә мичтәге ярыкларны күрү өчен вакытында агартырга һәм ярыкларны сылап торырга кирәк.
Ягылган мичләрне караусыз калдыру, кабызганда тиз янып китә торган сыекчалар куллану катгый тыела, ә якканда мич авызыннан чыгып торган озын утыннар куллануның хәтәр булуын истән чыгармагыз, утыннарны һәм башка агач материалларын мич янына һич тә өяргә ярамый.
Әлбәттә, электр приборларын куллану кагыйдәләре дә игътибар үзәгендә булсын. Өйдә кеше булмаса, үтүк, телевизор, калорифер һәм башка электр приборларын кабызып калдырмагыз. Электр челтәренә артык көчәнеш килү, икенче төрле әйткәндә, бер үк розеткага берничә электр приборын тоташтыру да янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Предохранительләрдә "жучок"лар куллану катгый тыела, төзек булмаган электр приборларыннан да файдаланырга ярамавын һәр кеше белә.
Газ приборларыннан файдаланганда да сак булырга кирәк, монда да янгын чыгу куркынычы зур. Исегездә тотыгыз, өйгә газ исе чыкса, шырпы яндырырга, электр кабызырга һәм сүндерергә, бүлмәгә кабызылган тәмәке белән керергә ярамый, чөнки боларның барысы да газның шартлавына һәм янгын чыгуга китерергә мөмкин. Газ исе чыкса, ашыгыч рәвештә газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү генә өегезне һәм милекне уттан сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев