Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркем кайгыртырга тиеш

Яз айларында урманнарда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты республика территориясендә 20 апрельдән 15 майга кадәр янгыннарга каршы көрәш чоры дип игълан итте.

Марат САБИРОВ,
"Болгар урманчылыгы" учреждениесе директоры.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, урманнарга якын гына урнашкан республиканың 86 торак пунктында янгын чыгу ихтималы аеруча зур. Бу исемлеккә Спас районының да алты авылы кергән.Яз башлану белән Идел буе федераль округы буенча алганда гына да урманнарда 39 янгын чыккан.
Апрель азагында - май башларында һәркем үзенең йорт тирәсен тиешле тәртипкә китерә, узган елдан җыелган чүп-чарны җыеп яндыра. Күпләр бу чорда урман буйларына ял итәргә бара. Ни кызганыч, әле барысы да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үти, дип булмый. Мәсәлән, җил чыгып, учактагы күмерләрдән якындагы агачларга санаулы минутлар эченд ут кабу ихтималының зур булуын чамалап бетермиләр булса кирәк.
Янгыннар чыгуга каршы көрәш игълан ителгән чорда тәүлек буе дежур торулар оештырылды, махсус график нигезендә кайбер участоклар аерым контрольгә алынды. Урман сагы, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары вәкилләре белән берлектә төркемнәр төзелде. Моннан тыш, урман буйлары, автомобиль юллары һәм торак пунктлар тирәсендәге кайбер урыннар төзекләндерелде. Төгәлрәк әйткәндә, шлагбаумнар куелды, ял итү урыннары булдырылды.
Коткаручылар хәлне никадәр генә контрольдә тотарга тырышсалар да, урманнарда барыбер кешеләр гаебе белән янгыннар килеп чыга. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: урман тирәсендә ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм үтә дә сак булыгыз. Чүп-чар ташлап калдырмагыз, киткәндә учакны сүндерү кирәклеге турында да онытмагыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмаучыларны штраф рәвешендә административ җәза көтә: штрафлар суммасы аз түгел. Мәсәлән, физик затларга - 2 меңнән 5 мең сумга кадәр, җаваплы кешеләргә - 7 меңнән 50 мең сумга, юридик затларга - 30 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Безнең урманчылык фонды территориясе 18852 гектар тәшкил итә. Бу бик зур байлык. Аны кадерләп саклау турында һәркем кайгыртырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев