Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика прокуратурасы коллегиясе Болгарда үтте

Узган атна ахырында безнең шәһәрдә Татарстан Республикасы прокуратурасы коллегиясенең күчмә утырышы булды.

Утырышта республика прокуратурасы органнарының агымдагы елның алты аенда башкарган эшенә нәтиҗә ясадылар һәм яңа бурычлар билгеләделәр.

Аның эшендә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, аның урынбасарлары, республика прокуратурасының структура подразделениеләре җитәкчеләре, шәһәр, район һәм махсус прокуратураларның прокурорлары катнашты.

Утырышны ачып, Илдус Нәфыйков барысын да сәламләде һәм республикадагы хәл белән таныштырды, эш тәртибен билгеләде. Утырышта катнашучыларга шулай ук район башлыгы Камил Нугаев та мөрәҗәгать итте. Утырыш борынгы Болгар җирендә үткәнлектән, хокук сагында торучылар һәйкәлләр һәм мәдәни мирасның башка объектларын саклауда законнарның үтәлеше белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Республика прокуроры урынбасары Сергей Старостин, прокуратураның федераль законнарның үтәлешен тикшерү буенча идарә җитәкчесе Модест Фатыйхов, башкаларның чыгышында һәм кайбер прокурорларның отчетларында республика прокуратурасының отчет чорындагы эше беренче чиратта хокук тәртибен ныгытуга һәм прокуратура алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә багышланды, дип ассызыклап әйтелде.

Коллегия тиешле карар кабул итте.

Соңыннан утырышта катнашучылар Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы һәйкәлләре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Татарстан Республикасы прокуратурасы коллегия