Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район Советы утырышы булды

Дүшәмбе көнне үткән чираттагы район Советы утырышында мөһим мәсьәләләр каралды. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы Спас районы бүлегенең алты айда башкарган эшләргә отчеты тикшерелде. Бу темага доклад белән бүлек җитәкчесе, полиция майоры Алексей Судариков чыгыш ясап, отчет чорында коллективның төрле юнәлештә алып барган эшләрен яктыртты. Чыгышта җәмәгать тәртибен саклау,...

Дүшәмбе көнне үткән чираттагы район Советы утырышында мөһим мәсьәләләр каралды. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы Спас районы бүлегенең алты айда башкарган эшләргә отчеты тикшерелде.
Бу темага доклад белән бүлек җитәкчесе, полиция майоры Алексей Судариков чыгыш ясап, отчет чорында коллективның төрле юнәлештә алып барган эшләрен яктыртты. Чыгышта җәмәгать тәртибен саклау, җинаять эшләрен, шәхескә каршы җинаятьләрне тикшерү, корал, наркотиклар, составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен контрольдә тоту, юллардагы иминлек һәм бүгенге көндә кискен торган башка проблемалар турында сүз барды һәм бүлек эшчәнлеген камилләштерү буенча конструктив тәкъдимнәр кертелде. Безнең районда массакүләм чараларның, шул исәптән чит ил кунаклары катнаша торган чараларның еш үткәрелүе сәбәпле, бүлек составы экстремизм һәм террорчылыкка каршы торырга һәрвакыт әзер булырга тиешлеге ассызыклап үтелде.
Отчет доклады кабул ителде (ул районның spasskiy.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган).
Депутатлар шулай ук "Спас районы муниципаль хезмәткәрләренең урында тәртип саклау таләпләрен үтәве һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү буенча комиссия турында" положениене расладылар, алдан кабул ителгән кайбер карарларга үзгәрешләр керттеләр.
Район Советы утырышына район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.
Фото: http://atmis.nlomov.pnzreg.ru/news/2013/10/23/13532624

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев