Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр кеше өлеш кертә ала

Виктор Владимиров, КПРФның Спас җирле бүлеге секретаре. 28 ноябрьдә шәһәребезнең муниципаль берәмлек Советы утырышында үткән утырышта Болгарда үзара салым буенча референдум үткәрү мәсьәләсе тикшерелде. Коммунистлар партиясенең җирле бүлеге секретаре буларак, анда мин дә катнаштым һәм партия оешмасы кушуы буенча үзара салымны хуплавыбыз турында сөйләдем. Минемчә, шәһәрне төзекләндерү эшенә һәр кеше...

Виктор Владимиров,
КПРФның Спас җирле бүлеге секретаре.
28 ноябрьдә шәһәребезнең муниципаль берәмлек Советы утырышында үткән утырышта Болгарда үзара салым буенча референдум үткәрү мәсьәләсе тикшерелде. Коммунистлар партиясенең җирле бүлеге секретаре буларак, анда мин дә катнаштым һәм партия оешмасы кушуы буенча үзара салымны хуплавыбыз турында сөйләдем. Минемчә, шәһәрне төзекләндерү эшенә һәр кеше хәленнән килгәнчә өлеш кертергә тиеш.
Шәһәр Советы сессиясе карары нигезендә, җыелган акчаны һәйкәлләр, зират коймалары ремонтлауга һәм шәһәрнең кайбер урамнарын төзекләндерүгә тотарга киңәш ителде. Һәр кеше бу уртак эшкә үз өлешен кертәчәк, чөнки мондый зур эшләрне үткәрү өчен акчаны бергәләшеп тотынсак кына җыярга мөмкин. Иң мөһиме - һәр кеше үзенең бу эшкә өлеш кертүен аңлап торачак. Җыелган акчаның республика бюджеты хисабына биш тапкыр артуы да шәһәрне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
Күпләргә билгеле булганча, шәһәрдәге эшмәкәрләрнең берсе, референдум үткәрелүен көтеп тормастан, шәһәрне төзекләндерү эшенә зур өлеш кертә. Шундый урыннарның берсе - Антон урамындагы балалар мәйданчыгы, монда якын-тирәдәге урамнардан әти-әниләр дә, нәниләр дә рәхәтләнеп ял итә. Мин үзем дә оныкларым белән анда еш йөрим. Бу изге гамәле өчен халык аңа бик рәхмәтле!
Безнең партия оешмасы шәһәр Советы сессиясе карарын бертавыштан яклап, шәһәр халкы да бу эшне аңлап кабул итәр һәм 18 гыйнварда сайлау участокларына килерләр дигән ышаныч белдерә.
(Материал инициатива төркеме тарафыннан хәзерләнде һәм түләүсез басыла).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев